Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда ракета һөҗүме 20 кешене үтерде


Пакстан рәсмиләре АКШныкы дип шикләнелгән ракета илнең төньяк-көнбатышында, әфган чиге янындагы асаба җирләрендә кимендә 20 кешене үтерде дип белдерә.

Армия вәкиле генерал-майор Атар Аббас корбаннарның кайберләре чит ил сугышчылары дип санала диде.

Төньяк Вәзирстандагы Мөхәммәт Хел авылына җомга кичендә АКШның читтән идарә ителә торган очкычы һөҗүм иткән диелә.

АКШ хәрбиләреннән әлегә бернинди дә белдерү булмады.

Соңгы атналарда АКШ хәрбиләре, сугышчылар чик аша Әфганстанга һөҗүм итмәсен өчен, Пакстандагы сугышчыларга каршы берничә һөҗүм оештырды.
XS
SM
MD
LG