Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс: АКШ һәм Һиндстан атом килешүе тиздән имзаланыр


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс АКШ белән Һиндстан арасында атом сәүдәсен тыюны гамәлдән чыгаручы мөһим килешү тиздән имзаланачак диде.

Райс бу килешүне шимбә көнне Дәһлидә имзалар дип көтелгән иде. Әмма имзалау аның әйтүенчә эш тәртибе мәсьәләсенә бәйле рәвештә кичектерелде.

Бу килешү нигезендә АКШ Һиндстанга атом ягулыгы һәм технологияләре сата алачак, ә халыкара күзәтүчеләр Һиндстанның тыныч атом корылмаларын күзәтә алачак. Әмма хәрби атом корылмаларын күзәтү мөмкинлеге ачылмый.

Дәһли 1974 елда беренче атом сынавын үткәргәннән соң Һиндстан белән атом сәүдәсе тыелды.

Яңа килешүгә каршы чыгучылар ул атом кораллары таралуны чикләү максатындагы халыкара тырышлыкларга зыян китерә диләр.
XS
SM
MD
LG