Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс: АКШ әле дә Иранда дипломатик бүлек ачмакчы


АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Вашингтон иранлы һәм американ халыклар арасында бәйләнешләрне яхшырту өчен әле дә Иранда дипломатик бүлек булдырырга тели диде.

Бүген Казакъстанга баручы очкычта Райс журналистлар алдында АКШ бу ниятеннән баш тарткан дигән хәбәрләрне кире какты.

Ул бу ниятне кызыклы дип атады һәм мондый бүлекнең хөкүмәтләр арасында түгел, ә американнарның иранлылар белән мөнәсәбәтләрен ничек яхшырта алуы өйрәнелә диде.
XS
SM
MD
LG