Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җәмәгатьчелек Төркияне яклый


НАТО, АКШ , Европа Берлеге, Гыйрак хөкүмәте һәм БМО генераль секретаре Пан Ги-мун 15 төрек солдатын үтергән көрд гыйсъянчыларын хөкем итеп, Төркияне яклап белдерү ясады.

Төркия җомга көнне илнең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Гыйрак чигенә якын урында Көдстан эшчеләр партиясе ПКК белән булган ул бәрелештә 23 гыйсъянчы үтерелде һәм тагын 20 төрек солдаты яраланды дип белдерә.

Гыйсъянчылар Гыйрак ягыннан төрек чик сакчыларына авыр кораллар белән һөҗүм иткән диелә.

Соңрак Төркия Гыйрактагы гыйсъянчылар урнашкан урыннарга туп уты һәм һава һөҗүме белән дә җавап бирде.
XS
SM
MD
LG