Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузиядәге буфер зоналардан көчләрен чыгара


Русия көчләренең Франция арадашлыгында Грузия белән Русия арасында төзелгән атышларны туктату килешүе нигезендә буфер зона дип аталган Грузия җирләреннән чыгарыла башлавы турында хәбәр ителә.

Грузия эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Русия көчләре Көньяк Осетия янындагы буфер зонада беренче тикшерү капкасын бетерде диде.

Аның әйтүенчә, Абхазия янындагы иминлек зонасында да бер тикшерү капкасыннан Русия көчләре китә.

Европа Берлеге сүзчесе бу Русиянең 10 октябрьгә кадәр ул җирләрдән гаскәрләрен чыгару вәгъдәсен үтәвенең беренче ишарәләре диде.

Русия Көньяк Осетия белән Абхазия янындагы буфер зоналардан гаскәрләрен чыгарса да, Грузиядән аерылырга теләүче ул төбәкләрдә үз көчләрен калдырачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG