Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:45

Сембердә православ епархиясе үзен хуҗадай тота


Сембер каласына килүчеләрне шәһәргә китерүче 4 юлда да мәһабәт часовнялар каршылый. Ә менә архитектура һәйкәле булып танылган Акчуриннар мәчете бинасы - җимерелү алдында тора.

Берничә ел элек шәһәрнең нәкъ үзәгендә - Ленин мәйданында, “Троицкий соборный” дигән олуг чиркәү төзү өчен, койма белән уратып алынган җирдә казу эшләре дә башланган иде. Әмма шәһәр җәмәгатьчелегенең кискен каршы торуы аркасында, губернатор Сергей Морозов әмере буенча, эшләр туктатылып, җир янә асфальт белән капланган иде. Тик епархия үз ниятеннән баш тартмаган булып чыкты. Төзелешне туктатуга ирешкәннәр тынычланып яткан арада, епархия Мәскәүдә яклау тапкан икән. Губернатор исеменә килгән хатта Мәскәү түрәләре Сергей Ивановичтан чиркәү төзетүнең туктатылуы сәбәпләрен аңлатуны таләп итәләр. Төбәк җитәкчесе хәлне тәфсилләп тасвирларга мәҗбүр булган: “Иделнең текә ярыннан ерак түгел урнашкан мәйданда җир шуышу ихтималы бик зур һәм шуның аркасында киң җәмәгатьчелек бу төзелешкә каршы чыкты.”

Морозов җавабын ишетүгә төбәкне өйрәнүче галим Аржанцев исемендәге фонд президенты Виктор Сахаров янә Мәскәүгә җыенуын белдерде. Аныңча, Кафедраль Троицк чиркәве нәкъ Ленин мәйданында булырга тиеш һәм булыр да! Моңа Сергей Петров кебек краеведлар каршы чыкса да, Сахаров берничә федераль түрәне олуг чиркәүнең нәкъ Ленин мәйданында булырга тиешлегенә инандырган да инде.

Губернатор Морозов исә әлегә үз фикерендә нык торгандай: “Мин өлкә җирендә чиркәүләр төзүгә каршы түгел. Ләкин Ленин мәйданында чиркәү төзү башка тарихи һәйкәлләрнең җимерелүенә китерәчәк. Бу – белгечләрнең төпле нигезләнгән фикере”, ди Сергей Иванович. Аныңча, өлкә үзәгендә капма-каршы ике төркем пәйда булуы халыкның игътибарын өлгергән мәсьәләләрдән читләтү булыр иде. Һәм моның уңай нәтиҗәләре күренми.

5-6 ел элек, Ленин мәйданында шул чиркәүне төзү тирәсендә бәхәсләр кызганда, өлкә үзәгенең Тимерьюл районы халкының иң яратып ял итә торган урынында олуг чиркәүнең алтын гөмбәзләре ялтыраган иде. Ул вакытта бары тик “Симбирский курьер” газетасы гына моңа каршы чыкты – башка игътибар итүче булмады. “Ашаган саен ашыйсы килә”, күрәсең: хәзер аның янәшәсендә генә тагын биниһая зур алтын гөмбәз пәйда булды. Ә беренче чиркәүнең икенче ягында – Идел елгасының текә ярында Православ гимназиясендә беренче уку елы башланды. Бу бинаны үз хисабына төзетүче малтабар Михаил Урясовның җепшеклек елларында епархия ярдәмендә баюы һәм шунлыктан аңа хезмәт итә.

Бу гимназия турындагы язмасын “Симбирский курьер” газетасы “Киләчәк мәктәбе” дип атаган. Андагы гадәттән тыш мөмкинлекләр балаларга белем бирү белән генә чикләнми: музыка, хореография, театр түгәрәкләре эшләячәк, аның шәкертләре кул эшләренә дә оста таза рухлы чыныккан белгечләр булып өлгерәчәк. Гимназия каршында ат спорты клубы, төрле уеннар комплексы булачак. Программа буенча бассейнга, теннис кортына, стадионга даими йөртү каралган. Гомум мәктәпләр сыйныфларында 25 бала таләп ителгән хәлдә - биредә 12дән артмаска тиеш. Быел бары тик сыйныф укучылары һәм 4-6 яшьлек балалар әзерлек группаларына тупланган. Кыскасы, бу гимназия һәрьяклап камил белем һәм тәрбия алган руханилар әзерләячәк.

Сембер Епархиясенең тагын бер зур уңышы - моңа кадәр өлкә архивы биләгән элекке Германовская церковь бинасын үз кулына кайтаруы. 2006 елда ук мәхкәмә архивны элекке биниһая зур чиркәү бинасын бушатып, епархиягә кайтарырга мәҗбүр итү турында карар кылган иде инде. Тик архив та кирәк бит. Аның өчен ел буе ярарлык бина эзләделәр. 3 әзер бина кире кагылды, чөнки өлкә архивы сыярлык түгел. Әлегә ул вакытлыча Ленин Мемориаль комплексының 3-нче катын били. Ләкин барыбер яңа бина төзетү кирәк. Урын эзләү дәвам итә. Бер вариант аеруча гыйбрәтле: Совет урамында – Языковлар йорты янәшәсендә. Биредә хәтта Кол Гали һәйкәлен куюга да аяк терәп каршы торган мэр Сергей Ермаков моңа хуплау белдерде, һәрхәлдә, каршы сүз ычкындырмады. Шулай да халыкның иң яратып ял итә торган урынын архив өчен бетерүне җәмәгатьчелек кире какты. Хәзер архив бинасын шәхси йортлар тирәсендә – Киров урамында салмакчылар. Тик бу очракта да анда яшәүче халык аяк терәп каршы тора, ди. Алда ни булыр тагын…

Шулай итеп, Сембер епархиясе элек чиркәүнеке булган барлык биналарын да кайтарып бетерде, бугай инде. Ә Сембер каласына килүчеләрне шәһәргә китерүче 4 юлда да мәһабәт часовнялар каршылый. Ә менә архитектура һәйкәле булып танылган Акчуриннар мәчете бинасы - хосусилаштырылган хәлдә җимерелү алдында тора. Бинасының кирәге дә юктыр - шәһәр үзәгендәге җир бик кыйммәт. Шуны кулыннан ычкындырасы килмидер Фридман әфәнденең. Мәсьәлә шунда гына кебек…

XS
SM
MD
LG