Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья финанс базарларында төшенкелек


Дөньякүләм финанс кризисы куркынычы артканда бүген Азия кыйммәтле кагәзләр базарларында кисәк төшенкелектән соң Европа финанс базарлары да ачылу белән кисәк төште.

Русия финанс базарында РТС индексы 19.1 процентка, ММВБ индексы 18.66 процентка төште.

Мәскәү банк-ара валюта базарында долларның бәясе күтәрелеп 26 сумнан артты.

Белгечләр әйтүенчә, АКШта кабул ителгән финанс системасын коткару планының дөньякүләм финанс кризисыннан котылырга ярдам итәчәгенә шикләр арта бара.
XS
SM
MD
LG