Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Сез шәхси проблемаларыгызны хәл итү өчен акча, бүләк (ришвәт) бирергә ризамы?


- Юк, һәр әйбер канун белән эшләнергә тиеш, мин каршы.

- Әйе, риза, чөнки бүгенге көндә ансыз мөмкин түгел, бирер идем.

- Баланың сәламәтлеге өчен булса, бик күп акчалар бирергә дә риза.

- Ә менә янап, көчлек белән алучыларга, мин бирмәс идем. Безнең әтинең күзләренә операция ясаганнар иде, операция планга кертелгән рәвештә эшләнде, әмма шулай булса да, хирург бездән менә шуның хәтле акча китерегез дип сорап алды. Ә без аны болай да, уңышлы операция өчен рәхмәтебезне белдерер идек.

- Бөтен нәрсә өчен бирергә риза.

- Биргәнем юк.

- Бу дөньяда шунсыз булмый.

-Мин бирмәс идем. Бирергә әйберем дә юк. Минем уйлыйм, ришвәткә бик күп акчалар сорыйлардыр, дип. Ә минем андый зур акчаларым юк.

- Авыр булса проблемасы, мәсәлән, милициягә эләксәң, бирәсең. Әгәрдә эш буенча күтәрелергә мөмкинчелек булса, ришвәт бирергә риза.

- Без студентлар 3 мәртәбә барып зачетны бирдек. 2 мең сум акча биргән идек, алмадылар. Хәзер студентлардан ришвәт алмыйлар.

- Медицина учреждениеләрендә тизрәк эшләсеннәр өчен я конфет, я шоколад алып килсәгез, тизрәк эшлибез диләр.

- Гаиләдә хатыныма, балаларыма әйбәт булсын өчен хатынга да бирергә була. Чөнки ул миңа ике бала табып бирде. Мин аңа алтын балдак һәм алтын муенса алып бирдем.

- Бу дөрес түгел. Күңелем белән кабул итә алмыйм. Мин бирмәс идем, чөнки минем намусыма хилафлык кылу булыр иде.

- Бирмәс идем. Хәзерге вакытта киресенчә, ришвәтчелек белән көрәшергә кирәк.

- Гомеремдә беркемгә дә ришвәт биргәнем булмады. Менә шушы бер оешманың сәркәтип кызлары мине елмаеп каршы алсын өчен, кечкенә генә шоколадтан башка, бернәрсә биргәнем булмады. Санэпидем станция, янгын сүндерүчеләргә һәм башкаларга да бер тиен дә ришвәт биргәнем булмады, һәм бирмәячәкмен дә. Андый эшләр дин буенча да, бүгенге без яшәгән кануннар буенча да дөрес түгел. Тынычлап йоклыйм, бөтен кеше алдында вөҗданым, намусым саф.

XS
SM
MD
LG