Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель медицина бүләге ияләре игълан ителде


Сулдан: Люк Монтанье, Франсуаза Барре-Синусси һәм Һаралд сур Һаусен
Сулдан: Люк Монтанье, Франсуаза Барре-Синусси һәм Һаралд сур Һаусен

Нобель медицина бүләге яман шеш авыруын өйрәнүче алман галименә һәм AIDS(СПИД) авыруына китерүче вирусны тапкан Франция галимнәренә бирелә.

Швециянең Каролинска институты 10 миллион Швеция кронасы ($1.4 миллион) яман шеш авыруын өйрәнүче алман Һаралд сур Һаусенга һәм AIDS авыруына китерүче вирусны тапкан французлар Франсуаза Барре-Синусси белән Люк Монтаньега бирелә дип игълан итте.

Бу акчаның яртысы алман галименә бирелә. Калган яртысын 2 француз бүлешәчәк.

Медицина бүләге ел саен иң беренче Нобель бүләге буларак бирелә.

Нобель бүләге фотосы


Нобель бүләкләре фән, әдәбият һәм тынычлык саклау өлкәләрендәге казанышларны бәяли. Бу бүләкләрне бирү динамитны ачкан эшмәкәр Альфред Нобель вәсияте нигезендә бирелә.

Абруйлы Нобель тынычлык бүләге иясен игълан итү бу җомгага, 10 октябрьгә билгеләнде.

2008 елда БМОның кеше хокуклары декларациясе кабул ителүгә 60 ел тулу сәбәпле быел бу бүләккә төп намзәтләрнең күпчелеге кеше хокукларын яклаучылар.

Кытай диссиденты Һу Дзиа белән чечен кеше хокукларын яклаучы Лидиа Юсупованың Нобель тынычлык бүләген алу мөмкинлеге шактый зур дип санала.

Намзәтләр арасында шулай ук вьетнамлы будда дин әһеле һәм демократия активисты Тич Куаң Ду , Куба диссиденты Освальдо Пая да бар.

Былтыр бу бүләк элекке АКШ вице-президенты Ал Гор белән БМОның климат үзгәрешләре шурасына бирелде.

Әдәбият өлкәсендәге Нобель тынычлык бүләге иясе атнакич, 9 октябрьдә игълан ителәчәк.

Бу бүләккә төп намзәтләр француз язучы Жан-Мари Густав ле Клезио белән итальян узучы Клаудио Магрис дип санала.

Калган намзәтләр арасында көньяк кореялы Ко Ун, перулы Марио Варгас Ллоса, американнар Филип Рот белән Джойс Карол Оатс, япон Һарукми Мураками, италиян Антонио Табукки, израильле Амос Оз, канадалы Маргарет Атвуд, француз Ивс Боннефой да бар.

Былтыр бу бүләк британ язучысы Дорис Лессиңка бирелде.

XS
SM
MD
LG