Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния җирле сайлауларында милләтчеләр җиңә


Босния-Һерцеговинада партия исемлеге нигезендәге җирле сайлауларның нәтиҗәләре серб, мөселман һәм хорват өлешләренә бүленгән илнең купчелек җирле хакимият башлыклары милләтче фиркаләрдән булачагын күрсәтә.

Рәсмиләр әйтүенчә, якшәмбе көнне үткән тавыш бирүдә сайлаучыларның 55 проценты катнашкан.
Авыл җирләрендә халык шәһәрдәгедән активрак тавыш биргән.

140-лап мэр һәм җирле шуралар әгъзаларын сайлауга 3 миллионнан артык сайлаучы теркәлгән иде.
XS
SM
MD
LG