Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финанс кризисы Европага җитте


Амстердам биржасында AEX ишелә
Амстердам биржасында AEX ишелә

АКШта башланган финанс кризисы океан аша чыгып Европага җитте. Хәзер Европа хөкүмәтләре бурычка баткан банкларны саклап калу өчен чаралар күрә.

Соңгы көннәрдә Европаның әле бер, әле икенче иленнән финанс киризисына бәйле тискәре хәбәрләр килә. Бердән-бер куанычлы хәбәр шул – Европа банкларында акча тотучылар әлегә берсе дә өз ачкасын югалтмаган.

Кризис корбаннары арасында Германиянең иң эре банкларының берсе – Hypo Real Estate та бар. Якшәмбедә алман хөкүмәте бу банкка €50 миллиард күләмендә ярдәм бирергә карар итте.

Ярдәм пакеты ике өлештән торачак. Бу турыда Германиянең финанс министрлыгы вәкиле Торстен Албиг хөкүмәт белән хосусый банклар арасында берничә сәгать барган сөйләшөләрдән соң әйтте.

"Сөйләшөләр нәтиҗәсендә хосусый финанс сәнәгате €15 миллиард бирергә килеште. – ди Албиг. – Алман хөкөмәте вәгъдә иткән €35 миллиард көчендә кала. Бу яхшы чишелеш банкка ярдәм итәчәк һәм дә салым түләүчеләр җилкәсенә төшмиячәк."

Hypo Real Estate банкы Германиядә комммерция милекләрен бурычка бирүче икенче иң эре ширкәт санала. Рәсмиләр фикеренчә, бу банкка ярдәм итү илнең банк системын "котылгысыз ишелүдән" саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Берүк вакытта рәсмиләр гади халыкны да тынычландырырга тырыша. Германия канцлеры Ангела Меркел банкта акча тотучыларга "акчаларыгыз югалмаячак, хөкүмәт моны вәгъдә итә" дип ышандырды.

Нәкъ шундый вәгъдәләрне Европа Берлегенең башка илләре дә өләшә. Берьяктан бу өмет уята, икенче яктан, ни өчен һәр ил үзенчә хәрәкәт итә, ни өчен Берлек бу уртак проблемга каршы берәр уртак чара күрми, дигән сорау туа.

Европада дистә еллар барган берләшү гамәлләре нәтиҗәсендә икътисади чикләр калмады. Банклар үз акчасын бернинди чикләргә карамыйча, теләсә кайсы илгә, теләсә кайсы тармакка сала ала. Берлекнең 15 илендә, гомүмән, бер үк акча әйләнә.

Әйткәндәй, бу финанс кризисының Европада тиз таралу сәбәпләренең берсе булды.

Шушы тыгыз бәйләнешләргә карамастан, Берлекнең мондый кризисларга каршы хәрәкәт итү өчен механизмы юк. Европа үзәк банкы рәисе Жан-Клод Трише сүзләренчә, "Берлек ул сәяси федерация түгел, аның фередаль бюджеты юк."

Европаның 4 иң эре иле – Германия, Франция, Британия һәм Италия җитәкчеләре – шимбә көнне үткән сөйләшүләрдә АКШта шикелле уртак ярдәм пакеты булдырырга килешә алмады.

Франция Европа Беллеге күләмендә күп миллиардлы ярдәм пакеты булдырырга тәкъдим иткән иде. Ләкин Германия, банклар кризистан чыгу юлларын үзләре эзләргә тиеш, дигәч, Франция дә фикерен үзгәртте.

Хәзергә һәр ил үзенчә хәрәкәт итә. Бенелюкс илләре мөшкел хәлдә калган Fortis финанс ширкәтенә хосусый сатып алучы эзли.

Британия хөкүмәте шулай ук бөлгенлеккә төшкән Bradford & Bingley ширкәтенә сатып алучы таба алмагач, аны үзенә алырга булды.

Ул арада Европа базарларында акцияләр төшә. Нәкъ шундый хәл дүшәмбе Русия биржаларында да күзәтелде. Күрсәткечләр 20% төшү сәбәпле алыш-бирешләрне туктатып торырга мәҗбүр булдылар.

XS
SM
MD
LG