Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәкчәкме, бохар кәләвәсеме?


Өченче икмәк фабрикасы пешергән чәк-чәк бохар кәләвәсенә ошаган.
Өченче икмәк фабрикасы пешергән чәк-чәк бохар кәләвәсенә ошаган.

Казан, Екатеринбург, Ташкент кебек шәһәрләрдә “Чәк-чәк party” атлы бәйрәм узды. Чәкчәк дип бохар кәләвәсен дә өләштеләр.

“Чәк-чәкне популярлаштырып без халкыбызның киң күңелле, кунакчыл йөзен ачабыз”,- ди бу чараны Казанда ясауда башлап йөргән Алия Сабирова.

Алия һәм аның фикердәшләре башкаладагы Бауман урамындагы “Чәй йорты” янында бәйрәм ясады. “Аеруча туристлар бик яратты. Милли киемдәге яшьләр аларны чәк-чәк белән дә сыйлады. Пешерү ысулы язылган сары кәгазьләр дә тараттылар. Кешеләр аларга сокланып карады”, ди бәйрәм оештыруда ярдәм иткән казанлы Римма Бикмөхәммәтова. Бикмөхәммәтова, бәйрәмне халык һәм җәмәгатьчелек уңай кабул итүен әйтә.

Ерткыч урынына татлы образ

“Чәк-чәк party”не шулай ук Омски, Тольяттида, Төмән, Екатеринбур, Чиләбе кебек Русия шәһәрләрендә дә үткәрделәр. Азәрбайҗан, Украина, Төркия, Латвия, Казакъстан татарлары да кушылган. Әйтик, Үзбәкстанда ул үзәк паркта узган. Анда чәк-чәк илә сыйлау белән бергә концерт та куйганнар. Ә Ижауда балаларга чәк-чәк пешереп күрсәткәннәр.

Алия Сабирова фикеренчә, башка төбәкләр өчен дә бу чара аеруча зур әһәмияткә ия. Чөнки баллы, майлы, ягымлы чәк-чәк образы татарлар өчен бик кирәк. Сер түгел, Русиядә татарны ерткыч яки мәкерле кеше итеп танытучылар да бар. Дәреслекләрдә татарны кеше итен ашаучы итеп күргән укучыга яки сало белән кабып көмешкә эчүчегә татарның чәк-чәк ашавы яки пешерүе зур яңалык, мәдәни шок та була ала.

Кемнәр күрмәмешкә салышкан?

Бу халыкара чараны ясарга Казанда узган Бөтендөнья татар яшьләре форумында килешкәннәр. Аларга бу эштә “Биләр” рестораны, “Тәмле” ширкәте, икмәк комбинатлары да баллы иганәче буларак ярдәм иткән.

Алия Сабирова урыстелле матбугатның да бу чарага зур игътибар бирүен әйтә. “Ә татар телевидениесы, газеталар безне күрмәмешкә салышты”, ди ул.

Татар йортлары юкка чыкканда, исраф гамәл

Милләтпәрвәр язучы Фәүзия Бәйрәмова бу чараның кирәклегенә шик белдергән. “Нинди чәк-чәк бәйрәме ул тагы? Казанда татар тарихы белән бәйле бөтен биналарны җимереп бетерделәр. Ә Сез, татар яшьләре, урам буйлап чәк-чәк күтәреп чабулап йөрергэ уйлыйсыз”, дип әйткән ул.

Бәйрәмова, Хәтер көненә яхшылап әзерләнүне хуплаган. Аны “Үзебез” хәрәкәте координаторы Рәфис Җәмдихан да куәтли. “Юкка көч сарыф итү бу. Татар ашар да качар, урыс та шулай. Исраф гамәл”, ди ул.

Киләчәккә аңларга

Алия Сабирова исә моңарга: “Чәк-чәк party” да милли максатка эшли торган әйбер. Без дә, татар мәдәниятен халкыбызга аңлатырга, горурлык артырырга телибез. Киләсе елларда, бу эшнең кирәклеген тагын да күп кеше аңлар дип уйлыйм. Бүген исә яшьләр безне аңлады. Чараны беренче чиратта алар өчен ясадык”, дип җавап бирде.

Бохар кәләвәсе чәк-чәк булды

Алия командасы халыкны чәк-чәк дип берничә төрле ризык белән сыйлады. Эрерәк борчаклысы электән үк чәк-чәк дип аталганы. Аны әле вак бавырсак дип тә атау бар. Хәер, типтәр якларында әле дә балга катырган майлы камыр шарчыкларны яки таякчыкларын бавырсак дип атыйлар. Казанга алып килсәләр, аларныкын эре чәк-чәк дип әйтә алалар. Башкортлар да чәк-чәкне үзенеке итеп күрә. Үз чәк-чәген яки рецебын, борчак-таякчыкларын иң чыны дип бәхәсләшүләр бар. Берсе сары, берсе иссез көнбагыш маенда кыздыра. Берсе балны жәлләми, икенчесе эреткән шикәрдә катыра. Инде хәзер камыры да, оны да, мае да башка була ала. Йолалар онытылган яки буталган да була ала.

Ә өченче икмәк комбинаты пешергән чәк-чәк исә совет чорында бохар кәләвәсе, дип атала иде. Хәлбүки, Юныс Әхмәтҗанов китапларына карасаң, шулай. Тик бүген инде ул төшенчә телдән төшеп калып бара. Кәләвәне хәзер чәк-чәк дип татар сатучылары, җитештерүчеләре бар Русиягә таныта. Кайбер якларда аны казан чәк-чәге дип атыйлар.

Канада татарлары вак бәлеш, кош теле һәм чәк-чәк белән.

Кытайда да чәк-чәк пешә

Элек щи белән майлы итне үз иткән халкы, ә бүген диңгез исе килеп торган чиле-пешле япун кухнясы белән мавыккан ялтыравык катламы булган илдә чәк-чәк яки бохар кәләвәсе “татар ризыгы” дип таныла тора. Халкы шактый такы-токы тукланучы Кытайдагы дунганнар яки башка халыклар кухнясында да киң таралган тәм-том ул. Тик чәк-чәкне анда татар фирмалары пешерми.

Кытайлылар иренеп тормый, аны сары, кызылсу яки сары майларда да кыздыра. Аннары балда, чиста яки яндырган шикәрдә шул килеш яки чикләвек, орлыклар сибеп катыра. Конвеердан киселеп, төсе һәм тәме белән аерылган төрле чәк-чәк тактачыклары супермаркетларга чыга. Ул илдәге "ногайлар" (татарлар) аны, әби-бабайлары кытайлыларга пешерергә өйрәткән ризык, дип уйлый. Ә миллиардлы кытайлылар исә чәк-чәкне танымаска да яки чираттагы бер коры пирожныйдыр дип тә уйлый ала. Аннан башка да кухняларында күз җитмәс сандагы экзотик ризык бар бит.

Чәк-чәк – символ

Чәк-чәк татарга да Кытайдан чәй белән бергә килгән дип уйлаучылар да бар. Ә татарлар өчен барыбер бик газиз ул. “Чәк-чәк – безнең брэнд. Бер мәдәни символ”, ди Алия Сабирова.

Чәк-чәк татар ризыгымы, дунганныкымы, кытайныкымы? Сезнең чәк-чәк нинди?
XS
SM
MD
LG