Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы белдерүе

Соңгы көннәрдә безнең барыбыз өчен дә кадерле вә борынгы башкалабыз Казанның тарихи ядкәрләрен бетерүнең чираттагы шаукымына шаһитлар булдык. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына илнең төрле төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребездән Габдулла Тукайның истәлеге белән бәйле “Болгар” номерлары урнашкан тарихи бинаны җимерү уңаеннан борчылу мөрәҗәгатьләре килүе дәвам итә. Безнең күз алдыбызда татар тарихына каршы тагын бер явызлык кылынды һәм бу гамәлнең Ураза-бәйрәменә туры килүе милләттәшләребез тарафыннан бик авыр кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы фикеренчә, әлеге күренеш җиде миллионлы татар халкының тарихи башкаласы Казанның милли йөзен юкка чыгаруда башкарылган эшләрнең чираттагысы гына булып тора. Без беләбез, татар хылкының тарихи ядкәрләренә язмыш болай да бик рәхимсез булды. Бөек дәүләтләр һәм цивилизацияләр мирасчысы булган халык бүген борынгы мәдәниятенең соңгы истәлекләреннән мәхрүм ителә. Бер Казанда гына Казаков мәчете, күренекле химаячылар, әдәбият, сәнгать әһелләре исемнәре белән бәйле биналар җимерелде. Шулай ук күп танылган шәхесләр исемнәре, мәңгеләштерү урынына, онытылып тарихта гына калды. Иске татар бистәсен юкка чыгару дәвам итә, ә Яңа бистә исә бөтенләй дә бетерелде. Шулай итеп, шәһәрдән татар мәдәниятенең чын рухы кысырыклап чыгарыла.

XX гасыр татар әдәбияты тарихы белән бәйләнешле Бауман урамындагы Матбугат йорты язмышы да милли җәмәгатьчелектә зур борчу тудыра. Әлеге бинада урнашкан Г.Тукай клубында заманында Муса Җәлил, Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Нәкый Исәнбәт һәм милли мәдәниятебезнең башка олпат шәхесләренең тавышлары яңгыраган. Бүген бу бинадан бөтен иҗат оешмалары чыгарылды һәм аның киләчәге билгесез. Татар китап нәшриятләрен, матбугат чараларын шәһәр үзәгеннән чыгару милли мәдәнияткә булган битарафлыкның ачык мисаллары.

Шулай ук Казан шәһәрендәге милли мәктәпләрнең мескен хәлен дә күрмичә булдыра алмыйбыз. Татарстан башкаласында соңгы унбиш ел эчендә милли мәгариф өчен бер генә яңа бина да төзелмәде. Милли мәктәпләрнең күбесе бүген яраксыз, иске биналарда урнашкан. Шундый вәзгыятьтә ата-аналар балаларын татар мәктәпләренә бирми дигән сылтау халкыбызда рәнҗү хисе уята.

Татарстан җәмәгатьчелеге һәм татар дөньясы Казанда 2013 елда Бөтендөнья студентлар универсиадасын уздыру турында хәбәрне зур күтәренкелек һәм шатлык белән кабул иттеләр. Башкача булырга да мөмкин түгел. Чөнки ул татар халкының бай мәдәниятен, борынгы тарихын дөньяга таныту өчен зур форсат бирә. Һичшиксез, бөтендөнья вәкилләрен кабул иткән шәһәр үзенең башка шәһәрләргә дә хас булган стандарт кыяфәте белән түгел, ә милли йөзе, халкыбызның үзенчәлекләре белән җәлеп итәргә һәм горурланырга тиеш.

Милли мәдәниятебезнең бөек идеалларыннан чыгып, киләчәк буыннар алдында зур җаваплылык тоеп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы тарихи ядкәрләрне җимерүне туктатуны, кичектермичә Казанның татар башкаласы буларак милли үзенчәлеген һәм йөзен саклау, үстерү концепциясен булдыруны таләп итә. Безнеңчә, шәһәрнең алга таба үсеше фәкать махсус дәүләт программасы нигезендә генә алып барылырга тиеш!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG