Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузияне провокацияләр оештыруда гаепли


Русия Грузияне Көньяк Осетия һәм Абхазия тирәләрендә Русия көчләренә яңа һөҗүмнәр оештырып "яңа хәрби чараларга" котыртуда гаепли.

Бу турыда Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерде.
Җомга көнне Русия хәрбиләре буфер зонадагы гөрҗиләрдән тартып алып кайткан машина Цхинвалда шартлап 7 русия хәрбие һәлак булды.

Кичә Грузия полициясе белән атышта Абхазиянең 1 чик сакчысы һәлак булды дип хәбәр ителде.

Грузия исә бу гаепләүләрне кире кагып, Русия атышларны туктату килешүе шартларын үтәмәскә, Грузиядән үз гаскәрләрен чыгармаска сәбәп эзли диде.
XS
SM
MD
LG