Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Атна башында төп ширкәт акцияләре янә 20% арзанайгач, Русия акция базарында катнашучыларның өметләре чәлпәрәмә килде.

Берәр ай элек дөньяның акцияләр базары 50%ка диярлек түбәнгә тәгәрәгәч икътисадчылар бу көнне “кара сишәмбе” дип атаган иде. Финанс дөньясы тарихында мондый хәлләрнең 1998 елдан бирле күзәтелмәгәнен искә алып, икътисадчылар якын арада хәлләрнең яхшырачагына өметләнде. Русия җитәкчелеге дә ыгы-зыгы зурга китмәсен өчен, ил икътисады кирисизны кичереп чыга алачак дип тынычландырды.

Бу хәбәрләрдән соң инде калын кесәле абыйлар акция бәяләре үсәчәк, акча эшлибез дип үзләренең миллионнарын биржага кертте. Әмма бу атна башында акция базарында уйнаучы инвесторларның өметләре тагын чәлпәрәмә килде. Дүшәмбе дөньяның барлык акция базарлары түбәнгә тәгәрәде, шул исәптән Русия биржасы да. Мәскәү банкара фалюта биржасы бу көнне якынча 20% төште. Беренче чиратта биредә нефть газ белән шөгыльләнүче ширкәт акцияләре арзанайды. Федераль басмаларда икътисадчылар, Русиянең акция базары төпкә төште һәм хәзер инде ул аннан үз көче белән күтәрелә алмаячак дигән фикерләр әйтә.

Биржа кабат төшкәннән соң Русия ширкәтләре акцияләренең бәяләре болай булды: “Газпром”ның бер акция бәясе 210 сумнан 143 калды, “Лукойл” 1700дән 1100, “Роснефть” 108 сум һәм башкалар. Билгеле, бәяләрнең түбәнгә тәгәрәве “Татнефть” акцияләрен дә читләп узмады. Әле берничә ай 200 сумга якын бәяләнгән “Татнефть” акциясе бүген нибары 65 сум тора. Кризис вакытында алар 70% бәясен югалткан.

Бу кризистан ике чыгу юлы бар, ди белгечләр. Беренчесе - акция базары бөтенләй ябылырга тиеш, икенчесе – аны хакимият ярдәме белән күтәрергә кирәк. Икътисадчылар бу юлларның икесен дә ахыр чиктә чынга ашмаслык дип бәяли.

Хәзергә инвесторлар, бәяләр түбәнгә төшсә дә, куркуларыннан акцияләрдән котыла, биржа базарыннан үз акчаларын чыгара. Бу үз чиратында, банкларда акча әзәюгә китерә һәм алар банкротлыкка чыкмас өчен кредит бирү процентларын арттыра.

Нәтиҗәдә халык зыян күрә. Әгәр бүген Казанда 95 сатылучы фатирга биш сатып алучы туры килә икән, бу күктән барлыкка килгән торак кризисы түгел, ә илдәге финанс кризисның йогынтысы. Бүгенге көндә банк торак алыр өчен 15%лы, кайчак аннан да югарырак кредит тәкъдим итә. Халыкның исә бу бәягә фатир алырга акчасы да, теләге дә юк. Шуңа күрә белгечләр, бер ел вакыт эчендә фатир бәяләре ким дигәндә 20% төшәчәк дип фаразлый. Чөнки кредит процентын төшерергә, банкларның үз хәлләре дә мактанырлык түгел.

Кризистан чыгуның икенче бер юлын, белгечләр дәүләт ярдәменнән күрә. Узган җыелышларның берсендә, ил иҗтәкчелеге акция базарындагы хәлләрне тәртипкә салыр өчен 250 миллиардка акция сатып алыначак дигән сүз чыгарган иде, әмма анысы да кайчан үтәләчәге билгеле түгел.

Белгечләр дөньяда финанс кризис 6 айдан 18 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин дип фаразлый. Барлык күрсәткечләр дә акция базарының түбәнгә тәгәрәвен күрсәтсә дә, оптимистик рухлы икътисадчылар акция базары бары бер кризистан чыгачак дип ышандыра. Бер авызлары пешкәч, инвесторларның исә бу фаразларга ышанасылары килми. Бәлки акция базарының киләчәге яктыдыр да, әмма бүгенгә әле калын кесәле абыйлар үз миллионларын бу уенда катнаштырмыйча, үз яннарында калдыруны кулаерак күрә.

XS
SM
MD
LG