Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:02

Физика Нобель бүләге өч японга бирелә


Сулдан: Маскава, Кобаяши һәм Намбу

Сулдан: Маскава, Кобаяши һәм Намбу

Физика өлкәсендә 2008 елгы Нобель бүләге матдәнең нигезен тәшкил итүче кваркларны өйрәнүче галимнәргә бирелә.

Швециянең Патша фәннәр академиясе бу бүләкнең ике япон ватандашына һәм Япониядә туган американга бирелүен игълан итте.

1 миллион 400 мең доллар күләмендәге бүләкнең яртысын Япония галимнәре Макото Кобаяши белән Тошиһиде Маскава үзара бүлешә.
Калган яртысы АКШның Чикаго университетында атомнан кечкенәрәк матдәләрне өйрәнүдә тәңгәллекнең үзеннән үзе бозылу механизмын ачкан Йоиширо Намбуга бирелә.

Академия белдерүенчә, 87 яшьлек Намбу теорияләре элементар кисәкчәләр физикасының стандарт моделенә керә. Ул модель "матдәне тәшкил итүче иң кечкенә кисәкләрне һәм табигатьтәге дүрт көчнең өчесен бер теориягә берләштерә," - диелә Академия белдерүендә.

Кобаяши белән Маскава ул тәңгәллекнең үзеннән-үзе бозылу сәбәпләрен ачкан өчен бүләкләнә. Алар моны кваркларның 3 төркемгә бүленүе белән аңлата.

Кварклар һәм лептоннар, яки электроннар Җир шарындагы һәм бар Җиһандагы һәрнәрсәнең төп нигезләрен тәшкил итә.

Күп кенә элементар кисәкчәләр табигатьтәге гади шатрларда үзләреннән үзләре генә була алмый. Алар кисәкчәләрне тизләткеч җиһазлар ярдамендә генә аерым өйрәнелә ала.

Академия "кисәкчәләрне тизләткечләр ярдамендә соңгы арада үткәрелгән тәҗрибәләр Кобаяши белән Маскаваның 30 ел элек үк әйткән теорияләренең дөрес булуын раслады," - дип белдерә.

Академия 14 миллиард ел элек булган дип исәпләнүче "Зур Шартлау" нәтиҗәсендә җиһанның барлыкка килүе нигезендә дә "тәңгәллекнең бозылуы" тора ди.

Ул зур шартлау нәтиҗәсендә матдә һәм тискәре матдә дип аталган нәрсә икесе дә тәңгәл күләмдә бүленеп чыкмаган. Чөнки ул очракта ул ике өлеш уңай һәм тискәре электр корылмалары кебек бер берен юк иткән булыр иде.

"Әмма ул юк итү булмаган" ди Академия. "Һәр 10 миллиард тискәре матдә кисәкчәсенә матдә кисәкчәләре саны бик азга гына аерыла, 1 өстәмә матдә кисәкчәсе туры килә. Безнең галәмнең әле дә исән булуы нәкъ менә шул тәңгәллек бозылу нәтиҗәсе булырга мөмкин," - диелә.

Бу өлкәдә күп нәрсә кеше өчен әле дә могъҗиза булып кала.

Академия кисәкчәләрне тизләтү өчен Женевада төзелгән яңа зур җиһаз без аңлый алмаган могҗизаларның кайберләрен киләчәктә аңларга ярдам итәр дип өметләнә.

XS
SM
MD
LG