Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузиядән гаскәрләрен чыгара башламакчы


Көньяк Осетиядәге Русия көчләре башлыгы Марат Коләхмәтов Грузиядәге буфер зонадан Русия көчләре чәршәмбе чыгарыла башлап, 24 сәгать эчендә чыгарылып бетәчәк диде.

Аның әйтүенчә, буфер зонада калган 6 тикшерү капкасы чәршәмбе иртән сүтеләчәк.

Грузия белән атышларны туктату килешүе нигезендә Русия Көньяк Осетия һәм Абхазия янындагы буфер зоналардан үз көчләрен җомга, 10 октябрьгә чыгарып бетерергә тиеш.
XS
SM
MD
LG