Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

АКШ үз очкычының Иранга төшүен кире кага


Пентагон сүзчесе Иран киңкүләм мәгълумат чараларындагы АКШ хәрби очкычы Иранның һава чикләрен бозганнан соң җиргә төшеп утырырга мәҗбүр ителде дигән хәбәрләрне кире какты.

Лейтенант-полковник Патрик Рыдер "катнаш һава операцияләре үзәгенә караганда, безнең барлык очкычлар да урыннарында һәм бер очкычның да Иранга төшүе турында хәбәр юк диде.

Фарсы хәбәр агентлыгы АКШ очкычы ялгышлык белән Иран һава киңлеген бозган дип хәбәр иткән иде. Әмма аның кайчан булганлыгы әйтелми.

Очкычтагы кешеләр Иран һава аланында сорауга тартылган, әмма очкычның чикне махсус бозмавы ачыкланганнан соң икенче көнне азат ителгән диелә.

Әл-Әләм дәүләт телевидениесе исә Иранның исеме аталмаган югары рәсмиенең очкыч Европа ярдам хезмәтенеке булган дигән сүзләрен китерде. Анда да вакыйганың кайчан булуы әйтелми.

Иран тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе бу вакыйга турында хәбәре булмавын әйтә.

XS
SM
MD
LG