Accessibility links

Кайнар хәбәр

700 млрд, 950 млрд... Кем күбрәк?


Хөкүмәтләр кризиска каршы кулыннан килгәнчә чаралар күрергә тырыша. Узган атна $700 млрд коткару планы кабул иткән АКШ хөкүмәте яңа чаралар турында уйлана. Русия үз банкларына 950 млрд рубль вәгъдә итте.

"Ышаныч" төшенчәсенең моңа кадәр болай кыйммәт бәяләнгәне булмагандыр. Финанс кризисы нәтиҗәсендә ышанычын югалткан банк челтәренә шушы ышанычны кайтару өчен хөкүмәтләр бер-бер артлы миллардлаган ярдәм акчалары вәгдә итә. Әлегә файдасы юк диярлек. Киресенчә.

Дүшәмбедә кыйммәтле кәгазь базарлары моңарчы күрелмәгән югалту кичерде. Кушма Штатларның Dow Jones күрсәткече бер көн эчендә 800 пунктка ишелде. Мәскәү, Париж биржаларында да шул ук хәл кабатланды. Мәскәү биржасын дүшәмбе һәм сишәмбедә күпмедер вакытка ябып торырга мәҗбүр булдылар.

Узган атна гына $700 миллардлык коткару планын көч хәл белән конгресс аша үткәргән американ хөкүмәте хәзер яңа чаралар турында уйлана.

Европа Берлеге илләре әлегә үз белдегенә хәрәкәт итә. Икътисадлары үз-ара үрелешеп беткән булса да, Берлекнең моның ише кризиска каршы тору өчен әзер механизмы юк. Кайбер белгечләр фикеренчә, мондый берьяклы адымнар тискәре нәтиҗәгә китерә ала.

Евро акчасы әйләнештә булган 15 илнең финанс министры сишәмбедә Люксембургта җыелып уртак чаралар турында сөйләште.

"Без хәзер аерым базарларда яшәмибез, - ди Европа Берлегенең икътисад һәм валюта эшләре комиссары Хоакин Алмуниа, - финанс базарындагы вазгыять глобаль чишелеш таләп итә. Европа Берлеге һәм бар дөнья күләмендә."

Дүшәмбедә алман хөкмәте илнең иң эре банкы булган Hypo Real Estate банкына €50 миллиард күләмендә ярдәм вәгъда итте. Һәр илнең андый ярдәм мөмкинлеге юк. Бу вазгыятьтә кешеләр акчасын бер илдән алып икенче илгә ташый башларга мөмкин дигән борчулар бар.

Европа Берлегенә кермәгән, әммә финанс кризисы нәтиҗәсендә иң зур зыян күргән илләрнең берсе – Исландия булды.

Ни бары 300 мең халкы булган бу ил соңгы елларда балыкчылык икътисадыннан Европаның алдынгы финанс үзәгенә әйләнде.

Ләкин чит ил капиталының бер төн эчендә китеп баруы илне мөшкел хәлдә калдырды.

Сишәмбедә Исландия хөкүмәте инде икенче эре банкны үз карамагына алуын белдерде.

Исландиянең үзәк банкы Русиядән $5.4 миллиард күләмендә кредит ала дигән хәбәр таралган иде. Русиянең финанс министры урынбасары Дмитрий Панкин, Исландиянең андый мөрәҗәгәте юк, карар әле кабул ителмәгән диде.

Әлегә Русия хөкүмәте кредитларны үз банкларына бирә. Сишәмбедә президент Дмитрий Медведев Русия банкларына 950 миллиард рубль күләмендә кредит биреләчәген игълан итте. Бу бәхетле банкларның исемнәрен һәм ярдәмнең күләмен президент үзе атады. Кредит 5 елга бирелә.

Шушы хәбәрдән соң Русиянең кыйммәтле кәгазь базарында күрсәткечләр акрынлап башын күтәрә башлады.

XS
SM
MD
LG