Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:26

АКШ саклану министры Македониягә килде


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Македониягә төбәктәге илләрнең саклану министрлары очрашуында катнашырга килде.
Македониягә килер алдыннан Гейтс Косовода булды.

Гейтс Кушма Штатлар Косовоны бүлгәләүгә каршы чыгачак диде.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрне Гейтс Маҗарстанда НАТО илләре саклану министрлары белән гайре рәсми очрашу сөйләшүләр үткәрә.

Анда Русия белән мөнәсәбәтләргә дә зур әһәмият бирелер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG