Accessibility links

Кайнар хәбәр

Демократия сабаклары: сайлаулар ничек урлана?


Авторитар хөкүмәтләр оппозицияне бастырып, сайлауларны җиңү өчен бихисап юллар уйлап чыгарган.


Демократия бүгенге көндә идарә итүнең иң яхшы рәвеше санала. Һәрхәлдә, аннан да яхшырагы әлегә табылмаган. Кешеләр тарафыннан сайланса, хөкүмәт бу кешеләр алдында җаваплырак була. Кешеләрдә илнең киләчәгенә өлеш кертү хисе арта. Алар чын мәгънәдә ватандашка әйләнә.

Шушы мантыйк шактый ышандырырлык булып яңгыраса да, авторитар режимнар әле дә идарәнең иң таралган рәвеше булып кала. Шулай да, замана таләбенә буйсынып, бу режимнар да демократия булырга, һичьюгы, демократия булып күренергә тырыша. Алар моны ничек эшли?

Демократия булып кылану юллары

Хакимияттә калырга теләгән хөкүмәтләр оппозицияне бастырып, сайлауларны җиңү өчен бихисап юллар уйлап чыгарган. Менә шуларның берничәсе.

Хөкүмәт сайлаулар үткәрә, ләкин партия берәү генә – хакимият партиясе. (Элекке Советлар берлеге, хәзерге Төркмәнстан)

Хөкүмәт сайлаулар үткәрә, ләкин мөһер сугып утыручы парламентка. (Казакъстан)

Хөкүмәт ялган оппозиция булдыра, аның әгъзалары чынбарлыкта хакимият партиясе куштаннары. (Үзбәкстан)

Хөкүмәт чын оппозициягә рөхсәт бирә, ләкин аның намзәтләре теркәү өлешендә үк төшереп калдырыла. (Иран)

Хөкүмәт чын оппозициягә рөхсәт бирә, ләкин дәүләт карамагындагы мәгълүмат чараларына якын китерми. Нәтиҗәдә оппозициянең барлыгы күренми. (Русия)


Бу юллар чын демократиягә китермәсә дә, авторитар режимнар аларны үз хакимиятен аклау өчен куллана. Моннан тыш хакимиятне саклап калу өчен тагы да хәрәмлерәк юллар бар:

Сайлауларны урлау юллары

Стивен Никс, Халыкара республикан институтында Евразия бүлеге җитәкчесе. Кушма Штатларның республикан партиясе химаясындагы бу институт авторитар тамырлы илләрдә демократик кыйммәтләр үстерү белән мәшгуль. Стивен өч ел Украинада эшләгән, күптән түгел Беларус сайлауларын күзәткән. Сайлауларны урлау юлларын шактый җентекләп өйрәнгән.

Беренчедән, сайлаучылар исемлеге. Хөкүмәтләр аларны үзгәртә, булмаган сайлаучыларны өсти, булганнарын төшереп калдыра, исемлекне җәмәгатьчелек күзеннән яшерә.

Икенчедән, вакытыннан алда тавыш бирүләр. Әйтик, Беларуста сайлаучының 5 көн алдан тавыш бирү хокукы бар. Стивен Никс сүзләренчә, хәрәмләшүләр нигездә шунда башкарыла. Бу вакытыннан алда тавыш бирү урыннары күзәтелми дә, тикшерелми дә. Гәрчә, соңгы сайлауларда тавышларның 28% (!) шунда бирелгән.


Өченчедән, тавыш бирү өчен күчмә тартмалар. Күп кенә илләрдә тавыш бирү урынына бара алмаслык хәлдәге кешеләргә андый тартмалар өйләренә китерелә. Авторитар илләрдә тартманы алып килгән сайлау хезмәткәренең ишек төбендә басып торуы басым ясауның бер рәвеше була ала. Моннан тыш бу тартманы сорамаган кешеләргә җибәрү очраклары да күп.

Мәче-тычкан уены кемгә кирәк?

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ЕИХО) күзәтүчеләре бу хәрәмләшү юлларын яхшы белә. Оешмада әгъза булган илләр күзәтүчеләрне сайлауга чакырырга мәҗбүр. Бу очракта аларга хәрәмләшүләрен ныграк яшерергә туры килә.

Ике тараф та шушы мәче-тычкан уенында катнашуын аңлый. Алай булса, нигә катнаша?

Авторитар хөкүмәтләр Көнбатышка үз иленең демократия юлында булуын күрсәтергә тырыша. ЕИХО әгъзалары алган йөкләмәләрен үтәргә мәҗбүр. Ирекле һәм гадел сайлаулар үткәрү – шуларның берсе.

Халыкара күзәтүчеләрнең дә бу илләргә барып сайлауларны күзәтү өчен сәбәбе бар. Ул сайлаулар гадел булмаса да, ахыр чиктә кешеләрдә үзгәрешкә ихтыяҗ тудырыр дип өметләнә алар. Кайвакыт бу ихтыяҗ хәрәмләшүле сайлау барышында ук барлыкка килә. Мисал өчен Украина, 2004 ел.


Шулай, мәче-тычкан уены дәвам итә. Бу айда халыкара күзәтүчеләр Азәрбайҗанда президент сайлауын күзәтә (15 октябрь). Хәзерге президент Илһам Алиевның җиңүе инде хәл ителгән дияргә була. Аңа каршы торган 7 намзәт арасында җитди оппозиция вәкиле юк.

Киләсе язмада:
Демократия сабаклары: Көнбатышта сайлаулар камилме?
XS
SM
MD
LG