Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия көчләре Грузиядәге буфер зоналардан чыкты


Грузия саклану министрлыгы Русия көчләре Грузиянең Көньяк Осетия һәм Абхазия янындагы буфер зоналардан чыгарылып бетте дип белдерә.

Министрлык сүзчесе әйтүенчә, алар иминлек зонасының барлык өлешләреннән дә киткән.

Русия гаскәрләренең китүен Европа Берлеге күзәтүчеләре карап торган.

Европа Берлеге арадашлыгында төзелгән Грузия белән атышларны туктату килешүе нигезендә Русия буфер зоналардан үз көчләрен җомга, 10 октябрьгә чыгарып бетерергә тиеш.
XS
SM
MD
LG