Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:59

“Болгар” номерлары турында бәхәснең тынасы юк. Бу ыгы-зыгы берсен-берсе гаепләүгә кайтып калды.

Казан үзәгендә соңгы елларда җимерек хәлдәге элекке “Болгар” кунакханәсен җимерү татар җәмәгатьчелегенең яраткан темасына әверелде. Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының белдерүе интернетта һәм матбугатта киң таралды. Татарстанның иҗтимагый палатасы да белдерү ясаган, әмма хәзергә аның эчтәлеге киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел.

“Ватаным Татарстан” газетасының 8 октыябрь санында шул хакта ике зур мәкалә басылган. Мәкаләләрнең берсендә Татар конгрессы башкарма комитетының белдерүе тулысынча кертелгән. Икенчесендә, “Звезда Поволжья” газетасында 2 октябрьдә басылып чыккан мәкалә рус телендә күчерелеп бастырылган. Рәшит Әхмәтовның әлеге мәкаләсе үзәккә үтәрдәй итеп язылгач, аны тәрҗемә итү урынсыз дип табылган. Ни кызганыч, шушы көнгә кадәр әлеге бинаны сүтәргә фәрман биргән җитәкче, бу эшне шулай тупас башкарган төзүчеләрнең кемлеге билгеле түгел. Кунакханәне тергезү эшенә “Татнефть” акционарлык җәмгыятенә һәм шәһәр хакимиятенә бәйле яңа оешма алынуы мәгълүм.



Шуңа күрә ачулы тәнкыйтьләр милли җәмәгатьчелекнең кайнар парын чыгарыру өчен генә файдалы. Никадәр генә зарлансаң да, борынгы бина юк, аның урынында тигез җир генә калган. Дөрес, Мәскәү урамында урнашкан элекке “Амур” кунакханәсе әле исән-имин. Анда да Тукай яшәгән һәм иҗат иткән. Хәзергәчә анда 21 гасыр казанлылары гомер итте. Бу бинаны саклау турында ишетелгәне юк.

Борынгы йортларны саклау темасы көрәшче шагыйрьләргә дә илһам бирде. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин заманында Тукай яшәгән “Болгар” кунакханәсен җимереп, җир белән тигезләү уңаеннан “Әрнү” дигән шигырь иҗат иткән.

Биредә, кайдадыр якында,
Тукай җаны бәргәләнәдер.


Без Тукайны саттык. Булдырабыз!
Толерантлы “бөек” халык без!
Бу очракта, көлеп мыскылларлык
бәяләмәләргә лаек без.

Үткәннәргә төкереп, вандаллыкның
үрнәкләрен күпкә уздырдык.
Горурлык дип йөрткән диһи затның
күшеккәндә җанын җылыткан
соңгы оясын да туздырдык.

Бөек шагыйрь миллион күңелләрдә
шигырь сарайлары салса да,
үзенә йорт сала алмаган шул…
Вакытлычасы да… вәссәлам!

Җанда әрнү. Ваемсызлык өчен.
Көрәшмәгән өчен үкенү.
Төшләремдә яңгырый: дивар ава,
бульдозерлар, яман үкерү…
Бу җимерү гади җимерү түгел,
бу – тарихка, телгә, моң-көйләргә,
символ булган Җанга төкерү.

Күпме халык ихлас табыну белән
иелеп уза иде бу йортка!
Нигә “Туган тел”ең, “Тәфтиләү”ең
рок-поп буынына – маңкортка!

Нәрсә булыр монда? Бер бардакмы,
йә заманча толчок-мазармы?
Акча – иман булып йөргән чакта
бар дөньясы – колзоз базары.

Әйдә, байлар тагын баесыннар…
Изге җирдә маемласыннар!..
Тукайҗаннан курыкмагыз да,
Ходай хөкеме сезне бер сынар!
Рәнҗешләре төшәр,
төшми калмас,
каргасалар мең-мең юксыллар!..

Беткәнне дә төзеп бирәбез бит
космополит килмешәкләргә.
Баскын варислары уйлыйлардыр:
“Шулай кирәк сез – ишәкләргә!”

Күпме милли ядкарь вәйран булды!
Җирләре “этләргә кала” ла!..
Күктишәр манаралар үрлиләр
тамырсыз меңъеллык калада.

Болгар номерлары…
Кырыгынчы бүлмә. Шигъри учак…
Килеп кара: урыны – тап-такыр…
Дәүләти ятимлегеңне шунда
кичерерсең тагын бер тапкыр.

Шагыйрь җаннар, уйламагыз: мине
урап узар диеп бу хәлләр.
Тукай кирәкмәгән чорда безне,
сайлап-сайлап, аерым бөгәрләр!..

Без Тукайны саттык! Дөресрәге,
үзебезне саттык… Күпмегә?
…Тамырларның бетсә, кала бары
Изге дога белән Күк кенә.

XS
SM
MD
LG