Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 еллык бюджет курку белән өмет арасында


Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин

7 октябрь Татарстанның дәүләт шурасында «2009 - 2011 елларга республиканың бюджетын тикшерергә җыелдылар. Биредә депутатларны илдәге финанс кризисы борчыганы сизелде.

Утырыш башланганда шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу юлы төзелеп бетмәгән юллар, тишек торбалар кебегрәк вак-төяк мәсьәләләргә тукталмыйча, мөһимрәк нәрсәләр турында сөйләшергә иде”, дигән теләк белдергән. Җыелышта һәр министрлык вәкиле алдагы елларда аның идарәсенә күпме акча бүленер икән дип борчылып утырды. Республиканың 3 еллык гомуми бюджетына килгәндә, рәсмиләр 2009 елда бюджет – 97 миллиард сум, 2010 елда – 102, 2011 елда – 107 миллиард сум тәшкил итәчәк, ди. Рәсми мәгълүматларга караганда алдагы 3 елда мәдәният белән мәгариф өлкәләре иң аз финансланачак.

Алай да бу җыелышта, бюджеттан бигрәк, рәсмиләрне дөньядагы финанс кризисы борчыганы сизелде. Шуңа да төп чыгыш ясаучы министр Марат Сафиуллинга күбрәк шул турыда сораулар булды. Шунысы кызык, дөньяда икътисад белгечләре акция базарындагы хәлләрдән чаң каккан вакытта, Татарстан икътисад министры бу кризис республика өчен әллә ни куркыныч түгел, ди.

“Татарстан икътисады күбесенчә читтән кергән инвестицияләр түгел, ә эчке факторларга таяна. Элегрәк бу тискәре күренеш булса, хәзер дөньяда икътисадый кризис барганда бу безнең өчен кулай. Мондый киеренке хәлләрдән файдаланып Татарстан киресенчә дөнья икътисадында үз катнашлыгын арттырырга тиеш. Чөнки крисиз сәбәпле хәзер икътисадның кайбер өлкәләре бөтенләй буш тора. Тулаем алганда кризис вакытында да Татарстан икътисады Русиянекенә караганда яхшырак хәлдә булачак”, ди Марат Сафиуллин.

Министр мондый оптимистик фаразлар белән чыгыш ясагач, билгеле күп кенә депутатларда сораулар туды. Шуларның берсе республикадагы торак кризисына бәйле иде. Якын арада дәүләт халыкка торак алырга ярдәм күрсәтә алачакмы? Марат Сафиуллин сүзләренчә, бүген торакның сатылмавы беренче чиратта банкларны борчый. Шул вакытта кризиска бәйле алар кредит процентын да төшерә алмый.

Торак өлкәсендә кризис тууны министр болай аңлата: “Күп вакыт торак базарында байларга исәпләнгән, кыйбатлы йортлар төзелде, әмма бу фатирларга игътыяҗ бетте, хәзер төзүчеләр төп игътибарны гади халык өчен булган арзанлы торак төзүгә юнәлдерәчәк. Билгеле аларның бәяләре арзанрак булачак. Шул ук вакытта торакка гомуми бәяләрнең дә бераз төшүе мөмкин. Ул очракта дәүләткә бу өлкәгә өстәмә акчалар кертергә кирәкми”, ди Марат Сафиуллин.

Әмма кризис баруга карамастан, Татарстанда киләсе елга төзеләсе торакның күләме башка елдагылардан ким булмаячак, киресенчә елдан ел ул артыр дип көтелә.

Җыелышта инфляция турында да борчылучылар булды. Депутатлар инфляция сәбәпле дәүләт эшкуарларга ярдәм итмәс микән дигән фикер әйтте. Әмма Марат Сафиуллин сүзләренчә, җитәкчелек тарафыннан эшкуарларга иң зур ярдәм ул салымны киметү. Ул вакытта инфляциянең артуы бик сизелмәс иде, ди министр.

Шулай итеп, 3 еллык бюджет белән беррәттән, Татарстан җитәкчелеге илдәге финанс кризисны да тикшерде. Икътисад белгечләре чаң суккан вакытта, татарстанлылар сер бирми. Республика крисизны әлләни югалтуларсыз кичерә алачак, алар фикеренчә.

XS
SM
MD
LG