Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:43

Химия Нобель бүләге ияләре игълан ителде


Сулдан: Чалфи, Шимомура һәм Циен

Сулдан: Чалфи, Шимомура һәм Циен

Швециянең Патша фәннәр академиясе химия өлкәсендә быелгы Нобель бүләген яшел яктылык таратучы аксымны ачкан һәм өйрәнгән 1 япон һәм 2 американ галименә бирә.

Нобель бүләге яшел яктылык таратучы аксымны өйрәнү һәм кулланудагы казанышлары өчен япон галиме Осаму Шимомура белән американ галимнәре Мартин Чалфи һәм Роджер Циенга бирелә.

Нобель комитеты тере организмнарны җимерми торган бу аксымны ачу һәм аны тикшеренүләрдә куллану дарулар җитештерү, биология һәм медицина өчен инкыйлаб дәрәҗәсендәге күтәрелеш булды ди.

Зәңгәр һәм үтә шәмәхә ут астында көчле яшел яктылык таратучы бу аксым биохимия, биология, медицина һәм башка өлкәләрдә юл күрсәтүче булды.

Мәсәлән ул үсә баручы яман шешне күзәтү, кешенең баш миендә Альцһаймер авыруы көчәюне яки авырту таратучы (патоген) бактерияләр үсешен күзәтү мөмкинлеге бирә.

Яшел яктылык таратучы аксым шулай ук галимнәргә ВИЧ вирусының кеше күзәнәгенә ничек үтеп керүен нәкъ үтеп кергәч чагында күзәтү мөмкинлеге бирде.

Тикшеренү коралы буларак бу аксым галимнәргә күзәнәкләрне өйрәнү, яман тәэсирләре азрак булган нәтиҗәлерәк дарулар табу мөмкинлеге бирә.

Осаму Шимомура яшел яктылык таратучы аксымны беренче булып аерып алган һәм аның кайсы өлешенең яктылык таратуын ачкан галим.

Шимомура 1928 елда Кйотода туган һәм 1962 елда Принстон университетында яшел яктылык таратучы аксымны ачкан.

Мартин Чалфи 1947 елда Кушма Штатларда туган һәм 1977 елда Һарвард университетында нейробиология өлкәсендә доктор дәрәҗәсенә ирешкән.

Чалфи төрле биологик феноменнар өчен бу аксымның яктыртучы генетик тамгалар буларак кыйммәтен күрсәткән.

Роджер Циен 1952 елда Нью Йоркта туган һәм 1977 елда Британиянең Кембридж университетында физиология өлкәсендә доктор дәрәҗәсен алган.

Циен бу күзәнәкнең ничек итеп яктылык таратуын ачуга өлеш керткән. Ул шулай ук яктылык төсләрен дә арттырган. Нәтиҗәдә галимнәр төрле аксымнарга һәм күзәнәкләргә төрле төсләр бирә ала. Шулай итеп Циен ачышлары ярдамендә галимнәр хәзер моңарчы күреп булмаган биологик процессларны күзәтә ала.

10 миллион швед кронасы (1.5 миллион долларга якын) итеп бирелгән Нобель бүләген бу 3 галим үзара бүлешәчәк.

Нобель бүләкләрен тапшыру тантанасы ел саен Стокһольмда, диматнитны тапкан эшмәкәр Альфред Нобель үлгән көн - 10 декабрьдә уза. Бу бүләк аның вәсияте белән тапшырыла.

XS
SM
MD
LG