Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида чәкчәк бәйрәме


Кунаклар чәкчәк белән сыйлана
Кунаклар чәкчәк белән сыйлана

Бәйрәмгә килгән һәркем татлы чәкчәк белән сыйланды. Беренче мәртәбә ашап караучылар да булды.

Быел август аенда Казанда үткән III Бөтендөнья тататр яшьләре форумында Русиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә чәкчәк бәйрәме үткәрергә дигән тәкъдим булган иде. Бәйрәм үткәрәсе көн итеп үктәбернең беренче шимбәсе күрсәтелгән иде.

Форумда катнашкан Омскиның шәһәр милли мәдәни мохтарияте яшьләре дә бу идеяне хуплап чыктылар. Казаннан кайткач та алар, җиң сызганып, бәйрәм оештыру эшенә керештеләр: бәйрәм үткәрү өчен урын сорап, шәһәр хакимиятенә мөрәҗгать иттеләр, газета-журналлардан, интернеттан чәкчәк турында мәгълүмат эзләп таптылар, пешерү ысуллары белән таныштылар, конкурста катнашырлык чәкчәк осталары һәм иганачеләр эзләделәр.

Шәһәр хакимияте яшьләрнең бу идеясен хуплап чыкты, бәйрәм өчен шәһәр үзәгендәге “Яшел утрау” ял комплексының ачык сәхнәсен һәм тавыш көчәйткеч җайланмаларын бирде. Иганачеләр дә табылды. Омски сәүдә нокталарын Казан чәкчәге белән тәэмин итеп торучы эшмәкәрләр Любовь һәм Андрей Тимофеевлар бәйрәм үткәрү өчен 10 кг якын чәкчәк бирделәр, “Болгар” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Кашиф Асадуллин яшьләрне транспорт белән тәэмин итте. Оста хуҗабикәләр дә табылды: Заидә Аликова, Расидә Сайфутдинова, Нурия Кучукова һәм Рәйсә Мәвлитовалар конкурс өчен чәкчәк пешереп китерделәр.

Бәйрәм ял комплексы сәхнәсендә шәһәр хакимиятенең мәдәният департаменты хезмәткәре Ирина Хренникованың тәбрикләү чыгышы белән башланды. Аннан соң шәһәр милли мәдәни мохтарияте каршында эшләүче “Умырзая” татар-башкорт ансамбле яшьләренең чыгышы башланды. Концертта 1-нче санлы педагогия коллияте студентлары да катнашты.
Бәйрәмне оештыручылар


Бәйрәмгә килгән халыкны яшьләр чәкчәк белән сыйладылар, анкеталар таратып, чәкчәккә һәм бәйрәмгә карата фикер тупладылар. Нәҗиҗәдә бәйрәмгә килүчеләрнең күпчелеге татар, араларында башка милләт кешеләре да булганлыгы ачыкланды. Аларның күбесе чәкчәк белән таныш икән, беренче мәртәбә ашап караучылар да булды. Барсы да “Бәйрәм оештыру яхшы булды, аны алдагы елларда да үткәрергә кирәк”, диде.

Бәйрәм барышында чәкчәк пешереп килгән хуҗабикәләр арасында конкурс оештырылды. Алар халыктан сайлап куелган жюрига үзләренең чәкчәкләрен тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән уртаклаштылар. Нәтиҗәдә Заидә Аликовага “Иң тәмле чәкчәк остасы”, Нурия Кучуковага “Иң матур бизәлгән чәкчәк остасы” дигән дипломнар бирелде. Конкурста катнашучыларның барсына да зур булмаган бүләкләр тапшырылды.

“Чәкчәк бәйрәме” икенче көнне “Дуслык йортында” дәвам итте. Анда бәйрәм татар теле факультативына йөрүче балалар өчен укытучылар һәм әти-әниләр көче белән оештырылды. Чәкчәкне балаларның әти-әниләре пешереп алып килде.

Башта балалар укытучы апаларын шул ук көнне билгеләнгән укытучылар көне белән тәбрикләделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, җыр дәресләрендә ирешкән уңышларын күрсәттеләр, җырлар җырладылар. Аннан соң татар теле укытучысы Нурия Кучукова һәм татар мохтарияте активисты Ләлә Алимова балаларны халкыбызның милли ризыгы - чәкчәк белән таныштырдылар, аның нинди бәйрәмнәрдә пешерелүе турында сөйләделәр, шимбә көнне “Яшел утрау” ял комплексында узган чәкчәк бәйрәме турында бәян иттеләр һәм, әлбәттә, балаларны тәмле чәкчәк белән сыйладылар.

Балалар тәбрикләве
Бер уңайдан факультативта татар теле дәресләре алып баручы Нурия ханым быел татар теле факультативына балаларның күпләп һәм теләп йөрүләре турында да сөйләп узды. “Быел дәресләргә 30-дан артык бала йөри. Алар төрле яшьтәгеләр – 5 яшьтән 30 яшькәчә. Күпләрен әти-әниләре, яки әби-бабайлары җитәкләп алып килә. Татар теле дәресләренә йөрт әле дип, әбисеннән елап сораучылар да бар”, ди Нурия ханым.

Менә шундый чаралар белән билгеләнде Омскида “Чәкчәк бәйрәме”. Бу бәйрәмнең киләчәге булырмы, ул бер көнлек кенә акция булып калмасмы, әлегә әйтүе кыен. Һәрхәлдә, Омски бәйрәмендә катнашучылар, мондый бәйрәмне ел саен оештырырга һәм дөнья күләменә чыгарырга кирәк дигән фикердә. Омскиның 1-нче санлы педагогия коллиятендә һәм 14-нче мәктәбендә эшләүче Татарстанның атказанган укытучысы Гөлсинә Әхмерова дә чәкчәк бәйрәмен ел саен үткәрергә, сабантуй кебек, традициягә әйләндерергә кирәк, ди.
XS
SM
MD
LG