Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:11

Үзәк Азияда мәктәпләрдә дәресләр вакытлыча туктатылды. Mәктәп укучылары мамык җыю вакыты җиткәч басуларга мәҗбүри мамык җыю эшенә җибәрелә.

Сәгать иртәнге алтыда торып, тиз-тиз ашап, балалар, каядыр ашыга. Дәрескә соңга калмас өчен түгел. Аларны мамык басулары көтә. Чәй, шикәр һәм ипи белән тамак ялгап алган яшләр, кояш баеганчыга кадәр мамык җыя. Алар атнаның һәр көннендә 10-11 сәгать эшли һәм күпчелек вакытта шул басуларда гына йоклап каллар. Су, ут һәм чисталык өчен кирәкле шартлар булмаган бер ай дәвам итәчәк эшне тиз арада бетүен көтеп сәгатьләр саный алар.

Шулай да Таҗикстан рәсмиләре әлеге шартларда эшләгән укычыларның эшкә үз теләге баруын алга сөрә.

Төньяк Сугъд төбәгендә яшьләр эшләре шурасының башлыгы Алимҗан Заидов, мамык җыю вакыты җитүгә балалар басуда эшләргә теләгән өчен, сентябрьдән башлап университет һәм мәктәпләрдә укулар бер айга тукталуын белдерде. - "Мамык җыярга барган укычылар, мамыкның ил байлыгы булуына төшенә. Укучылар анда үз теләге белән бара. Эшкә бару аларның үз ихтиярыннан тора, бер нинди мәктәп мөдире дә аларны эшләргә мәҗбүр итми" ди ул.


Шулай да, укучылар мамык җыюга барунын үз теләкләре белән түгеллеген әйтә, аларнын сайлау мөмкинлеге юк. "Югары уку йорты башлыклары эшкә барырга теләмәгән укучыларны университеттан куып чыгару белән куркыта" ди Хуҗанд университетында укыган Зафәр исемле бер укычы.

Зөфәр "Мамык җыярга бармаган укучыга каршы, һичшиксез, чаралар күреләр. Алар имтиханнар вакытында, эштән баш тарткан өчен җәзаландырылачак. Әлбәттә, укытучалар университеттан куу турында үзләре ачыктан ачык сөйләми, алар имтиханнарны узырга гына ирек бирмәячәк. Имтихан бирәлмәгән укычыны исә куылу көтә" ди.

Хуҗанд университетында былтыр мамык җыярга бармаган 64 укучының университеттан куылуы хәбәр ителә.


Бу күренешләр күрше Үзбәкстанда да шудый ук. Үзбәкстан дөняда мамык сатучы илләр арасында 3 нче урында тора. Узган елларда балаларны мамык басуларында эшләткән өчен, Үзбәкстан хакимиятенә халыкара басымнар артты. Шуның аркасында, былтыр 16 яшьтән яшрәк укучыларны эшләтүне тыйган канун чыгарган иде.

Ләкин канун кәгаздә генә калды, Үзбәкстанның күп төбәкләрендә балаларның яшенә карамастан, укучыларны мәктәпләрдән басуларга җибәрелүе хәбәр ителә.

Фәрганадагы бер үзбәк журналисты Бахадир Әлибаев бу хәбәрне раслап, балаларны басуларда эшләтү, канунга карамастан дәвам итә ди.


Балаларны, басуларда эшләтү хакимиятләр өчен отышлы, чөнки аларны бик әз акчага эшләтәләр. Мисал өчен, Үзбәкстанда бер кило мамык җыйган өчен 30 америка сенты түләнә. Әлбәттә, бу акчага мәҗбүр булмаган очракта, беркем дә сәгатьләр буена түбән эш хакына кызу кояш астында эшләргә теләмәс иде.

Хакимиятләр, шулай итеп, мәктәптән куу белән янап, түбән эш хакына укучыларны эшләтә. Укучыларны мамык җыю эшендә куллануның бер сәбәбе исә, Таҗикстан һәм Үзбәкстанда эшкә яраклы 18-60 яшьле кешеләрнең җитмәве. Аларның күбесе яхшырак эш эзләп Русиягә яисә Казакстан кебек хәллерәк илләргә качып киткән.

XS
SM
MD
LG