Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Латин Америкасын яулый


Бөек Пётр ракета крейсеры бу көннәрдә Кариб ярларына таба бара
Бөек Пётр ракета крейсеры бу көннәрдә Кариб ярларына таба бара

Мәскәү Латин Америкасы белән бәйләнешен ныгыта. Кемдер моны икътисади мәнфәгать ди. Әммә Русиянең АКШ белән аралары суынган чакта, аның күршеләре белән дуслашуда сәясәт күрүчеләр дә бар.

Венесуэланың дөньяның кайсы почмагында ятканын белмәүчеләр, Русия белән Венесуэла рәсмиләренең шулай еш очрашып торуын күреп, бу ике илне күрше дип уйларга да мөмкин.

Сишәмбедә чираттагы шундый очрашу вакытында Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия хәрби көймәләренең тарихи сәфәр белән Кариб ярларына таба баруын искәртте.

Венесуэла президенты Һуго Чавес

Киләсе айда Русия һәм Венесуэла Кариб суларында уртак хәрби күнегүләр үткәрә. Бу илләрнең АКШ белән мөнәсәбәтләре бүген иң түбән дәрәҗәдә. Лавров Русия һәм Венесуэла халыкара кануннарга нигезләнеп эш итә, беркемгә дә һөҗүм итергә җыенмый, дип алдан тынычландырып куйды.

Әммә, Мәскәүнең Салкын сугыш чорыннан соң беренче тапкыр ул якларга хәрби көймәләр җибәрүе, АКШ янәшәсендә хәрби күнегүләр үткәрүе, кануни булса да, кайбер белгечләргә дорфа күренә.

"Русия Венесуэланы Кушма Штатлар белән зур уенда бер карта итеп куллана, - ди Мәскәүдәге хәрби белгеч Александр Гольц. – Бернинди киң стратегия дә юк. Бары тик Латин Америкасындагы АКШка каршы кәефләрне куллану теләге бар."

Латин Америкасы озак вакыт Кушма Штатлар мәнфәгате төбәге саналды. Соңгы елларда, Әфганстан һәм Гыйрактагы мәшәкатьләр аркасында, Вашингтонның бу төбәктә йогынтысы кимеде.

Игорь Сечин (с) һәм Һуго Чавес

Мәскәү, киресенчә, андагы бәйләнешләрен арттыра бара. Русиядән корал алучылар арасында бу төбәк инде өченче урынга чыкты.

Русиянең Латин Америкасы юнәлеше өчен җаваплы рәсмие Игорь Сечин, бер ил дә бу төбәккә хуҗа була алмый, ди.

"АКШның Латин Америкасында йогынтысы инде берничә ел кими, - ди Роберт Мункс, Jane’s Information төркеме белгече. – Бер куәт төбәктән китә, аның урынына икенчесе килә. Бу Салкын сугыш та, яңа стратегик мөнәсәбәтләр дә түгел."

Венесуэланың сулчы президенты Һуго Чавес АКШ исеменә кискен тәнкыйтьләре белән танылган, аның берьяклы сәясәтенә каршы чыга. Бу карашлар Мәскәүдә дә аңлау таба.

Күп котыплы сәясәттән тыш, әле зур акча да бар. Венесуэла нефть чыгаручы илләр арасында дөньяда 9нчы урында. 2005 елдан бирле Чавес Русиядән $4 миллиард күләмендә корал сатып алды. Узган ай Мәскәү сәфәре вакытында тагын $1 миллиардка килешү төзеде.

Һуго Чавес (с) һәм Владимир Путин

Шулай да, кайбер белгечләр фикеренчә, бу ике илнең мәнәсәбәтләрендә гади керемнән тыш, сәясәт тә зур урын алып тора. Вашингтондагы сәясәт белгече Майкл Шифтер киләсе айда Кариб суларында үтәсе хәрби күнегүләрне Кара дингез суларында торган НАТО көймәләренә җавап дип саный.

"Русия АКШтан Грузия низагыннан соң Кара диңгезгә кергән өчен күпмедер дәрәҗәдә үчен ала. – ди Шифтер. – Латин Америкасында ул дусларын тапты. Бу Русия мәнфәгатьләренә туры килә. Венесуэла да күп котыплы дөнья тарафдары."

Венесуэла Русиядән корал алырга теләгән бердән-бер Латин Америкасы иле түгел. Андый кызыксыну Боливия, Бразилия, Эквадор, Чили, Уругвайда бар. Бу атнада Мәскәүдә Венесуэладан тыш Колумбия һәм Мексика рәсмиләре дә көтелә.

XS
SM
MD
LG