Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касаткин өстендә кара болыт куера


Кушнаренко районы башлыгы Сергей Касаткин өстендә кара болытлар куера башлады.

Вазифасыннан явыз максатта файдалануы, казна акчасына “аю мае” сөртүе өчен аңа республика прокуратурасы җинаять эше ачты. Ул берничә миллион сум акча урлауда тикшерелә.

Кушнаренко районында соңгы берничә елда хакимият башлыгына каршы хәрәкәт оешкан иде. Алар төрле каршылык чаралары уздырды, хәтта федераль трассаны да япкан иделәр. Шулай булуга карамастан, республика җитәкчеләре моңа игътибар итмәде. Касаткинга җинаять эше ачылуын кушнареннар җылы кабул иткән.

Кемнәрдер Касаткин китсә фейерверклар ату оештырырга, тәкә чалырга, икенчеләр хәер бирергә җыена. Бер эшкуар исә район үзәгендәге барлык сукбай этләрне ит белән сыйлаячагын белдергән. Болар турында Кушнаренко районының Байталлы мәктәбе укытучысы Илфир Котдусов хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG