Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:13

Каршылык чарасы узачакмы?


7 октябрь Уфада тагын бер каршылык чарасы узарга тиеш иде.

Ул Башкортстанда кеше һәм ватандашлар хокуклары өчен хәрәкәте башы Рәис Дәүләткуҗин хөкем ителү уңаеннан. Хәбәр итүебезчә, Дәүләткуҗинны Белорет районы мәхкәмәсе 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Ул бер эшкуарны фашлаучы документларны эшкуарның үзенә сатарга тәкъдим итүе өчен гаепләнде.

Әлеге каршылык чарасы билгеләнгән көнне үтмәде. Эш шунда, ул Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгы бинасы янында үтәргә тиеш иде. Министрлыкта архитектура һәйкәле янында чара үткәрү тыелган дип рөхсәт итмәгәннәр. Югыйсә бина янында бер һәйкәл дә юк.

Чараны 9 октябрь республика прокуратурасы бинасы янында үткәрергә килешкәннәр. Шунысы кызык — Дзержинский һәйкәле янында. Прокуратурада Мәскәү тикшерүчеләре эшләвен искә алганда, бу чараның тагын да каршылыкларга очравы бар.

XS
SM
MD
LG