Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә икътисади кризистан кем зыян күрә?


Русиядә нефтькә бәяләр югары булу сәбәпле, илдә урта сыйныф күбәйгән иде. Әмма икътисади кризис әлеге катламның киләчәген дә куркыныч астына куйды.

Дөньядагы глобаль финанс базарларының тотрыксызлыгы, кредит бирүнең кимүе Русиянең төп чыганагы булган кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешен авырлаштырды. Бу исә аякка баскан урта катламга зыян салырга мөмкин.

Мәскәүдән эшлекле сәфәрдән туган яклары Санкт-Петербургка баручы эшмәкәр Александр Звягин икътисад базарында кризис күзәтелә башлагач үз сәүдәсе турында уйлана башлаган. Аның Slip Ltd дигән ширкәте бик бай кешеләр өчен җилкәнле көймәләр (яхта) ясап сата. Звягин сәүдә моңа хәтле яхшы баруын әйтә. Ләкин соңгы вакытта нефть бәясенең төшүе,Wall Street кризиcы хәзер Көнчыгышка да тәэсир итә һәм эшмәкәр эшләр элекке кебек үк уңышлы булмас дип борчыла.

“Без килешүләрне озак вакытка имзалыйбыз. Мисал өчен җилкәнле көймә төзү ул уртача 18 айдан 36 айга хәтле сузыла. Шуңа без әлегә кризисны сизмәдек. Әмма тиздән кредит алу кыенлашачак һәм ул аз вакытка биреләчәк. Билгеле бу үзен сиздерәчәк”, ди Звягин.

Аның әйтүенчә, инфляция, чималар бәяләренең артуы да тәэсир итмичә калмый. Мисал өчен тимернең 25% артуы инде барлык керем шул чимал өчен генә китәчәген аңлата.

Чит илдә ял итүләр бетте

Звягин хәлендәгеләр Русиядә хәзер күп. Кредит алу кыенлашу белән беррәттән ихтыяҗ да кими һәм шул очракта алар ничек тә “исән” калырга тырыша.

Михаил Делягин: халык тиздән кризис нәтиҗәсен үзендә сизәчәк
“Бу барлык кече һәм урта эшмәкәрләрнең уртак проблемасына әйләнде. Чөнки акча әйләнеше азая һәм кредитны каплау өчен акча алу шартлары авырлаша. Әлегә бу бик сизелми. Әмма инде тиздә кешеләр моны тыя башлаячак. Әлбәттә бу 1998 елгы кебек үк булмастыр, ләкин хәлләр үзгәрәчәк һәм кешеләргә начаррак түләнә торган эшкә ризалашырга туры килүе мөмкин”, ди Глобаль тикшеренүләр Мәскәү институты җитәкчесе Михаил Делягин.

Русия тарихында элекке еллар белән чагыштырганда урта катлам вәкилләре 20-25% арткан иде. Бу халыкның күчемсез милек, җиһаз сатып алуында да күренә. Ихтыяҗ булгач зур сәүдә үзәкләрендә чит ил машиналары сатыла башлады. Русиялеләрнең күп өлеше чит илгә сәяхәткә йөрергә кереште. Әлеге уңышны, ягъни урта сыйныфның үсүен җитәкчеләр Путин хакимияте белән бәйли. Яңа буржуалар ул идәрә иткән заманда барлыкка килүен әйтә.

Ләкин белгечләр фикеренчә, икътисад өлксендә киеренкелек арткан саен бу ышаныч кими. Мәскәүдәге инвестицияләр өлкәсендәге “Ренессанс Капитал” тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Роланд Нэш:

“Урта сыйныфның артуын - Путин хакимияте уңышларының берсе. Әгәр халык моны күрмәсә, киләчәктә Путинның тарихта нинди дә булса уңышка ирешүен танымаячаклар”, ди.

Шушы сәяси хәлне аңлап һәм борчылып булса кирәк, Путин АКШны тәнкыйтьләп алды. Ул Wall Street кризисы андагы җитәкчеләрнең никадәр җавапсыз булуын күрсәтте, диде.

Җитәкчеләр уяу, әмма ни файда

Русиянең икътисады соңгы елларда 7% артты. Ләкин быелгы елдан ул сүрелә бара һәм бу хәл АКШтагы кризиска хәтле үк башланган иде. Май урталарыннан башлап сентябрьгә кадәр Русия кыйммәтле кәгазь базарларында хиссәләренең якынча 60% үз кыйммәтен югалтты. Һәм аның күпчелеге Грузия белән низаг башланганнан соң булды. Чөнки чит ил инвесторлары үз акчаларын алуга кереште. Русия хакимияте килеп туган хәлне җайлар өчен кыйммәтле кәгазьләр базарында берничә тапкыр сатуларны туктатып торырга мәҗбүр булды.

Бу гына да түгел сентябрь уртасында Русия миллиардлап доллар акчаны банк секторына кертергә карар кылды. 50 миллиард доллар Русия банкларының зур күләмле бурычларын каплауда ярдәм итәчәк.

Нэш Русия хөкүмәтенең шулай тиз арада карар кылуы югары бәягә лаек дигән фикердә тора.

“Ни гаҗәп җитәкчеләр бик актив булды. Алар соңгы берничә атнада игътибар белән финанс юнәлешне күзәтеп бара һәм шактый акчалар бүлде. Мин бу хәтле бирерләр дип уйламаган идем”, ди ул.
Ләкин ярдәм кайбер ширкәтләр өчен соңга калды. Мисал өчен 2 октябрь көнне кәрәзле телефоннар сәүдәсе белән танылган “Евросеть” бурычлар белән көрәшеп тә уңышка ирешә алмагач, ширкәтнең сатылуын хәбәр итте.

Русия дөньядагы икътисади кризистан зыян күрсә дә, белгечләр аның 1998 елгы кебек куркыныч булмавын әйтә.

Нэш сүзләренә караганда, ипотека кредиты Русиядә АКШтагы кебек киң җәелмәгән һәм икътисади кризис нәтиҗәсе ул хәтле куркыныч булмаска тиеш.

Әмма Звягин кебек эшмәкәрләргә кризис кыенлыклар, борчу тудырды. Чөнки алар өчен бу финанс проблемалар кечкенә булып күренми.
“Алда ни буласын чамалау авыр. Чөнки мин кризисны исәпкә алмыйча килешү төзедем. Һәм заказ биргән ил белән килешү шартларын кире карау файда бирмиячәк”, ди ул.
XS
SM
MD
LG