Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабадта шартлау 8 кешене яралады


Пакстан башкаласы Исламабадта полиция идарәсе янында көчле шартлау булды.

Хәбәрләргә караганда, бомбалы машина шартлаудан кимендә 8 кеше яраланган.

Полиция рәсмие әйтүенчә, бинаның полиция хезмәткәрләре яшәгән өлешенә ут капкан.

Шартлау депутатлар Пакстанда иминлекнең ни дәрәҗәдә булуы белән танышу өчен полиция идарәсенә җыелгач булган.

Берничә атна элек Исламабадның Мариот кунакханәсендә интихарчы бомба шартлатып 54 кешене үтергән иде.
XS
SM
MD
LG