Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:46

АКШ-та банклар, кредит ширкәтләре һәм башка финанс оешмаларының бөлгенлеккә төшүе аркасында кабынган глобал дөньякүләм кризис барлык илләргә, шул исәптән, Төркиягә дә килеп җитте.

АКШ сенаты белән вәкилләр палатасы хөкүмәткә шушы кризистан котылу өчен 850 миллиард долларлык кредит тарату хокукын бирде Алмания канзлеры Меркел: “Мин мондый кризис күргәнем юк иде”, дип вәзгыятьнең нинди яман булуына ишарә итте һәм банклар да акчалары булганнарга бу акчаларның юкка чыкмаячагына гарантия бирде. Халыкара Валюта Фонды 1930-нчы еллардан бирле беренче мәртәбә каршыбызга чыккан бу куркынычлы финанс шогы сәбәпле, дөнья экономикасы мөһим бер төшүгә дучар булды, дип белдерде.

Үткән атнада бәйрәм ялы аркылы Анкарадан бер тавыш та чыкмаган иде. Ә бу атнада да премьер-министр Тайип Эрдоган белән аның командасы глобал кризиска каршы тиешле саклык чаралары алган булулары һәм Төркиянең бу дулкынланудан аз зыан белән котылачагы турындагы фикерләрен кабатлап тордылар.

Финанс даирәләре һәм хәтта гади халык та башкачарак фикердә. Төркиянең иң тәэсирле һәм көчле Төрек индустриалистлары һәм эшкуарлары оешмасы TÜSİAD-ның Башкарма Советы рәисе Арзухан Доган Ялчындагның: “Бу чыннан да бер экономик кризис… Бу бер финанс кризисы гына түгел. Эш дөньясы буларак без бик борчылабыз”, дип белдерүе эшнең нинди җитди булуына ишарә итә. Аеруча статистик саннар да бу борчылуны раслый.

Төрек базарларында сатып алу микдарен тикшергән статистикага караганда, соңгы 9 айда төрекләрнең эшләп чыгарган продукцияләренә таләп көннән-көн кими башлаган. Машина төзү индустриясе дә киләсе айларда экспортның кимиячәгенә ишарә итә. Көнкүреш товарларга да ихтыяҗ кимеде. Текстиль индустриясендә продукция 21 %-ка, телевизор, радио аппаратларында 36 %-ка, башка бюро машиналарында исә 56 %-ка кимү бар.

Экспорт белән импорт арасында дефицит арта бара. Быелның беренче сигез аенда 110 миллиард долларлык чимал кертелгән, ә экспорт нибары 92 миллиард долларлык кына булган. Ширкәтләрнең бурычлары исә ел саен арта бара. 2003-нче елда Төркиянең чит ил бурычы 130 миллиард долар булса, хәзер бу 270 миллиарда долларга җиткән.

Бу вәзгыять ярлылыкны үстерәчәк. Чөнки үткән елдагы саннар белән чагыштырганда эш мохитеннән чигенгән ширкәт, кооперация һәм эш урынннары 39 меңнән 52 меңгә үскән. Бу сан, ягъни вак һәм урта күләмдәге эш урыннарының алдыбыздагы көннәрдә ябылуыннан тагын да үсәчәк. Димәк, эшсезләр саны тагын да артачак. Бу сан рәсми буларак 10 %, әмма чынбарлыкта тагы да югарырак. Бигрәк тә яшьләр арасында эшсезлек 25-30 % тирәсе. Дәүләт планлау оешмасы рапортына караганда, тагын өстәмә 6,5 миллон кеше ярлылар сафына төшәчәк.

Инде индустриалистлар, эшкуарлар, кәсепчеләр һәм гомумән эшчеләр белән барлык тармаклардагы хезмәткәрләр хөкүмәттән чаралар алуны көтәләр. “Реферанс” газетасы “Тагын нәрсә күтәбез” дигән рубрика урнаштырды. Газета АКШ-та чыккан экономик кризис сәбәпле Төркиядәге бер вак банкны сатып алу планы суга төште, бу шушы банкны авыр хәлдә калдырды. Берничә банк та шул ук хәлдә икән дип яза. Зур банкларның директорлары исә хөкүмәттән банкларда тотылган барлык акчаларга дәүләт гарантиясе бирелүен таләп итәләр, Алманиядә булганы кебек.

Кыскасы, Төркия бу көннәрдә илнең көньяк көнчыгышында арткан террор хәрәкәтләре белән менә шушы кризис арасында кысылды. Бу атна башында Төньяк Гыйракка чиктәш бер хәрби пунктка ясалган ПКК һөҗүме белән 17 солдат һәлак булды, 8 октябрьдә исә 6 полиция Диярбакырда үтерелде. Террор мәсьәләсе җитди, ләкин экономик кризисның тәэсирләре көчлерәк булачак. Киләсе атналар һәм айлар Төркия өчен бүгеннән җиңелрәк булмаячак.

XS
SM
MD
LG