Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:43

Русия җитәкчелеге телевидениядән яңгырашлы чыгышлар ясап, ничек кенә тынычландырырга тырышмасын, җәмәгатьчелек барыбер дә финанс кризисы турында чаң кага.

Агымдагы елның языннан алып, бүгенге көнгә кадәр Русия икътисады котычкыч югалтулар кичерде. Белгечләр сүзләренчә, әгәр май аенда Русия акция базарында 1600 миллиард долларга якын акча әйләнештә булса, хәзер 545 миллиард доллар гына калган. Димәк, Русия берничә айда бер триллион долларга якын акчасын югалткан.

Глобаль финанс кризис, журналистлар өчен инде берничә ай рәттән иң актуаль тема булып тора. Шуңа да бүгенге көндә, акция базары тагын да түбәнгә тәгәрәгәндә, төрле басмаларда бу уңайдан язмалар күренә. “Звезда Поволжья” газетасының чираттагы санында “Цунами” мәкаләсендә сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов янә икътисад һәм сәясәт турында уйлана.

“Башка илләрнең икътисады 40% төшкән вакытта, Русиянеке 70% төшүе бу әлбәттә кайбыр сәяси гамәлләрнең тәэсире. Монда Көньяк Осетиядәге сугышны да, Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген тануны да, Ту-160 очкычларының Винесуэллага очуларын да исәпкә алырга кирәк. Кризисның сәбәбе билгеле - әгәр элек Русия банклары Европа банкларыннан 4% кредитлар алып монда аларны 14% таратса, хәзер европалылар кредит бирми башлады, өстәвенә алдан биргән бурычны да кайтаруларын сорый. Автор фикеренчә, Русия җитәкчелеге тарафыннан икътисад эшләрен җайга салыр өчен банкларга бирелергә тиешле триллион сум акча да, илнең төп 3 банкына гына бирелгән. Алар үз чиратында башкалар белән бүлешергә ашыкмый.

Финанс кризис күп кенә түрәләрне дә борчый, ди Әхмәтов. Автор фикеренчә, бу түрәләрнең һәрберсенең 100 миллион доллар акцияләр булып банкларда сакланган. Билгеле хәзер акция бәяләре 3-4 тапкырга төшкәч, аларның байлыклары да әзәйгән булып чыга. Шуңа күрә барлык канәгатьсезлек беренче чиратта хөкүмәткә белдерелә, янәсе алар финанслар белән дөрес идарә итә алмыйлар. Акция базарының төшүе тиздән торак кризисына да китерә. Инде бүген белгечләр, торак бәяләре иң кимендә 50%ка төшәчәк ди. Димәк, үз байлыкларын күчемсез милек итеп саклаучыларның байлыклары шулай ук кими.

Кайбер Европа белгечләре, хәзерге финанс кризисны Путинның 8 ел идарә иткәненең нәтиҗәсе, ди. Шуңа күрә дә бу хәлләрдә АКШ белән Европаны гаепләү дөрес түгел, алар фикеренчә.

Журналист финанс кризисының Казанда узачак Универсиадага да тискәре йогынтысы булуы турында әйтә. Баштарак бу чараны уздырырга 30 миллиард сум бүленгән, соңырак бу сан 320 миллиард булды, әмма кризис сәбәпле, җитәкчелек барыбер чыгымнарны киметер, дип фаразлый.

Икътисад белән беррәттән Рәшит Әхмәтов Татарстандагы сәяси тормышка да игътибар итә. Узган атнада президент Миңтимер Шәймиевнең ярминкәләрдә йөрүен, дәртле булуын исәпкә алып, автор күптән түгел, аның үлеме турындагы хәбәрләрнең ялган булуын таный. Аның фикеренчә, Шәймиев Универсиада узганчы республика президенты булырга тели.

Моннан тыш, Әхмәтов мартта узачак дәүләт шурасы утыры турында фикерләр әйтә. Аның фикеренчә, шура составының 70% яңартылачак. Биредә Камил Исхаков вакытында шурага кереп калган депутатларны, Метшинның яшь сәясәтчеләре алмаштырачак, ди Әхмәтов. Автор фикеренчә, бу үзгәрешләр Русия җитәкчелеге рөхсәтеннән башка була алмый.

XS
SM
MD
LG