Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:54

Рәфис Борһанов: Мәрҗани урамын төзекләндерүгә 100 млн сум акча сарыф ителде


Рәфис Борһанов.

Рәфис Борһанов.

“Шәһри Казан” гәзите кунагы Рәфис Борһанов “Азатлык” радиосы сорауларына болай диде: “177 нче мәктәп ачылды. Анда гына ярты миллиардтан артык акча кереп китте”.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов 9 октябрьдә “Шәһри Казан” гәзите укучыларының сорауларына телефон аша җавап бирде. Гәзит укучылары башкаланың бүгенге тормышы, аларны борчыган нәрсәләр турында һәм шәһәрнең киләчәге хакында сораулар бирде.

Сораулар төрле темаларга кагылган иде. Шәһәрнең тышкы матурлыгы, йортларны капиталь төзекләндерү эшләре бик сүлпән алып барылуы, шәһәр җәмәгат транспорты проблемнары хакында шактый сорау булды. Моннан тыш, шәһәрнең йөзен бозып торучы фахиш телефон номерлары язылган реклам, интернет салоннарга кереп урнашкан уен кәсепчеләренә каршы нинди көрәш алып барылуы турында сораулар булды.

Шулай ук, Казанда татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләләре хакында да сораулар яңгырады .


“Шәһри Казан” гәзите кунагы Рәфис Борһанов “Азатлык” радиосының сорауларына да җавап бирде. Шәһәр хакимияте Казанда мәдәният, мәгариф үсеше өчен нинди эшләр башкара, дигән сорауга Рәфис Борһанов җавабы болай булды.

“Шәһәрдә зур программалар каралган. Аның һәрберсендә нинди чаралар үткәрелә һәм күпме акча каралганы билгеле. Мәсәлән, бер 177 нче мәктәп төзелүенә генә дә ярты миллиардтан артык акча кереп китте. Хәзер анда 700гә якын укучы укый. Киләчәктә дә берничә яңа мәктәп төзеләчәк.

Милли сыйныфта норматив буенча 25 укучы булырга тиеш.”

Шул вакытта, гәзит укучылардан тагын бер сорау килде. Казандагы бер татар гимназиясе мөдире Дәүләтшина шалтырата икән. Аны да нәкъ менә сыйныфлардагы норматив мәсьәләсе борчый:

“5 татар мәктәбе ябылгач, татар мәктәпләре тагы да ябылмасын өчен Республика парламенты депутатлары авызыннан нормативны 25 кешедән 18 укучыга калдырырга дигән фикер яңгыраган иде. Карар кабул ителдеме?”

Рәфис Борһанов болай җавап бирде:

“Милли сыйныфларны 25 укучы белән тутырып булмый. Бу хакта Миңтимер Шәймиев тә безгә шелтә белдергән иде. Карар белән генә түгел, акча кирәк. Акча җиткәнчегә кадәр тырышырбыз,”- диде ул.

Азатлык хәбәрчесе, Казан шәһәре Башкарма комитеты рәисенә, татар бистәсен тергезүгә акчалар каралганмы? Нинди милли әдипләргә һәйкәлләр куелачак?- дигән сорау бирде.


Рәфис Борһанов әйтүенә караганда, Мәрҗани урамын төзекләндерүгә 100 миллион сум кереп киткән.

“Анда Шиһабетин Мәрҗанигә һәйкәл булачак. Һәйкәлгә мәдәният министрлыгы заказ биргән иде. Ул әзер инде. Шәһәр хакимияте урамны төзекләндерү эшләре башкара. Архитекторларның хәзер бу мәсьәлә буенча проект эшләре тәмамланып килә. Һәрбер төзеләчәк йортны шәһәр шурасы аша үткәрәбез. Анда төрле йортлар, мунициапаль йортлар, шәхси йортлар бар. Без Татар бистәсенең Кабан күленә караган ягын 2013 елга кадәр төзекләндереп бетерергә ниятлибез”.


XS
SM
MD
LG