Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада эчке эшләр министрының китүен таләп итәләр


Атнакич Уфада Башкортстан прокуратурасы каршында республика эчке эшләр министрлыгындагы башбаштаклыкка һәм коррупциягә ризасызлык, озак мөддәткә төрмәгә ябылган хокук яклаучы Рәис Дәүләтхуҗинга теләктәшлек белдереп рөхсәтсез пикет үткәрелде.

Пикетны оештыручыларның берсе, хокук яклаучы Эдвард Мурзин Регнум хәбәр агентлыгына бу чарада 50-ләп кеше катнашуын белдергән. Аның әйтүенчә, милиция барлык теләүчеләргә дә бу чарада катнашу мөмкинлеге бирмәгән.

Пикетчылар Башкортстан эчке эшләр министры Рафаиль Диваевның вазыйфасыннан китүен дә таләп итте.

Хокук яклаучы Рәис Дәүләтхуҗин бер кәсепчедән аның хокук саклау оешмаларындагы коррупциячел бәйләнешләрен фаш итү белән янап акча таләп итү гаепләве нигезендә 8 елга төрмәгә ябылды.
XS
SM
MD
LG