Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:28

Дөньяның берничә үзәк банкы банк процентларын киметкәннән соң, финанс базарларында бераз үсеш күзәтелде. Әммә белгечләр, бу вакытлы күренеш, ди.

Дөньяда үсә барган финанс кризисын туктату ниятендә чәршәмбедә АКШ, Канада, Кытай үзәк банклары банк процентларын киметү турында игълан итте. Моңарчы күрелмәгән мондый уртак адымга пәнҗешәмбедә Көньяк Кореа, Тайван, Һоң-Коң банклары кушылды.

Моңа кадәр АКШ һәм Европаның берничә иле банк системнарын коткару өчен миллиардлаган доллар ярдәм вәгъдә иткән иде. Пәнҗешәмбедә Европаның үзәк банкы милли банкларга чиксез күләмдә бер атналык кредтилар тәкъдим итте.

Вакытлыча тынлык

Шушы чаралардан соң, финанс базарлары бераз үсеш күзәтелде. Әммә белгечләр бу вакытлыча тынлык булырга мөмкин дип кисәтә һәм кризис мәсьәләсен бар дөнья күләмендә күтәрергә чакыра. Шул исәптән, җомга көнне үтәсе Җиделек төркеме очрашуында.

Көнчыгыш илләрендә вазгыять әлегә Көнбатыштагы шикелле начар түгел дип санала. Пәнҗешәмбедә Филлипинда ачылган икътисад форумында Азия үсеш банкы җитәкчесе Раҗат Наг, безгә дә тынычланырга иртә, диде.

"Азиянең финанс тармагында кредитлар ул кадәре киң таралмаган. Бу безне күпмедер дәрәҗәдә саклый, - диде Наг. – Ләкин безгә берни янамый дип тынычланырга ярамый."

Япониянең Никкей күрсәткече бүген ярты процент төшү белән ябылды. Алты көн рәттән дәвам иткән төшү нәтиҗәсендә, Никкей 2003 елның июнь аеннан бирле иң түбән дәрәҗәгә җитте.

Европа биржаларында әлегә саклык хөкем сөрә. Сәүдәгәрләрнең күбесе иң яманы артта калды дигән фикер белән килешеми.

Амстердам биржасында сәүдәгәр Рик Званефельд фикеренчә, узган атна ишелүдән соң бүгенге кечкенә үсеш – вакытлыча күренеш. Банк процентларын киметү дөрес адым, ләкин бу гына җитәрлек түгел, ди ул.

Евро $1.20 булачак

Акцияләр белән бергә соңгы вакытта 15 илнең уртак акчасы евро да төшә. Июль ае белән чагыштырганда ($1.60) ул 14% югалтты һәм пәнҗешәмбедә 1 евро $1.37 чамасы тәшкил итте.

Белгечләр моңа төрле сәбәпләр китерә. Европа илләренең уртак сәясәте юк, АКШ белән чагыштырганда ул сүлпәнрәк хәрәкәт итә, ди алар.

Тагын бер сәбәп – финанс оешмалар хәзер акча кытлыгы кичерә, милекләрен сата, шул сәбәпле долларга ихтыяҗ арта.

"Финанс кризис тирәнәйгән саен, долларга ихтыяҗ арта, - ди Лондондагы BNP Paribas хезмәткәре Иан Станнард. – Шул сәбәпле долларның башка валюталарга чагыштырмасы арта, шул исәптән, еврога да."

Үзәк банклар банк процентларын киметкәннән соң, пәнҗешәмбедә евроның төшүе бераз тукталып алды. Ләкин Станнард фикеренчә, киләчктә аның төшүе дәвам итәчәк. Аның фаразына караганда киләсе ел башында бер евро $1.30, ә ел уртасына $1.20 чамасы булачак.

Бу фаразлар дөрес булса, евро берничә ел үскәннән соң, 1999 елның гыйнварында гамлгә кертелгәндәге кыйммәтенә якыная дигән сүз.

XS
SM
MD
LG