Accessibility links

БДБ финанс кризисына каршы бергәләп көрәшмәкче


Бәйсез Дәүләтләр Бердәмдеге дөнья финанс кризисы тәэсиренә бергәләп каршы тору турында килеште.

Бишкәктә БДБ саммитын җитәкләгән Кыргызстан президенты Курманбәк Бакыев финанс министрларыннан торган эшче төркем төзү турында килешенде диде. Ул төркем алдагы 10 көн эчендә Мәскәүдә җыелачак.

Бу самитта Украина, Азәрбәйҗан һәм Грузия җитәкчеләре катнашмады.

Грузия президенты Михаил Саакашвили август аенда Русия белән сугыштан соң БДБдан Грузиянең чыгуын игълан итте.
XS
SM
MD
LG