Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монтенегро белән Македония Косовоны таный


Косово бәйсезлеген Монтенегро белән Македония дә таныды.

Сербия президенты Борис Тадич бик зур хата булган бу адым яхшы күршелек мөнәсәбәтләре урнаштыруга өлеш кертми диде.

Күршеләренең бу адымын хыянәт дип атаган Сербия Монтенегро илчесенә Белградтан китәргә кушты.

Монтенегро белән Македония икесе дә НАТО һәм Европа Берлеге әгъзалары булырга омтыла. Вашингтон белән Брюссель аларны Косовоны танырга чакырып килә иде.

Узган февраль аенда берьяклы Сербиядән бәйсезлек игълан иткән Косовоны инде 49 ил, шул исәптән АКШ һәм Европа Берлегенең күпчелек илләре таныды.

XS
SM
MD
LG