Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (26) Үзбәкстан - Казакъстан - Ульян - Татарстан


Кешеләрне язмыш кайларга гына илтеп ташласа да, нинди генә авыр хәлләрдә калдырса да, туганлык хисләре кешеләрдә беркайчан да югалмый.

Чираттагы тапшыруыбыз бик кечкенә чакларында әниләреннән аерылып, Чистай яки Бөгелмә балалар йортында тәрбияләнергә мәҗбүр булган энесен апасы эзләве турында. Һәм шулай ук йөрәк өзгеч салкын язмыш җиле аркасында бертуган абыйсын югалткан энесенең эзләве турында булыр.

Соңгы вакытта интернетка туганннарын эзләп язылган хатлар арасында безнең игътибарны җәлеп иткәннәре аналары яки туганнары иректән мәхрүм ителгәннәрнең балалары һәм туганнарының язмышы турында.

Хатларны Илгизәр Шәрәфетдинов укый.

Үзбәкстаннан килгән хат

Менә бу хатны 1955елда туган Алимова Әлфия Сабир кызы язган. Туган җире Казан шәһәре, әмма ул хәзер Үзбәкстанда яши икән. Әлфия үзенең 1963-64 елларда туган бертуган энесен, Гиззатуллин Марат Илгизәр улын эзли.

“Без аерылганда энемә 2-3яшь кенә иде. Яшәгән урыны Казанның Киров районы Чкалов урамы иде”,-дип яза ул хатка.

Аларның әниләрен иректән мәхрүм итеп балаларыннан аерганда Маратны Чистай яки Бөгелмә балалар йортына урнаштырган булганнар. Шуннан бирле Әлфия Маратның кайда икәнен белми. Аны бик тә табасы килүе турында хыяллана.

Казакъстаннан язылган хат

Аны Юсупова Кафия яза.Ул эзләгән бертуган аның абыйсы Җаһапов Кәримнең яшәгән урыны 1970елларда Казан белән бәйле Казан -Арча чуен юлы. Аларның туган урыннары Казахстанның Пахтораль районы Ильич бистәсендә. Кафия, абзыйсын 1970елдан бирле эзли . Кәрим абзыйсының шул 70елларда Казанда чуен юлында машинист булып эшләгәне билгеле, дип язылган хатка . Аның хатыны, улы бар икәне дә билгеле, әмма Казандагы адреслары юк.

Илгизәр Шәрәфетдинов Кәримне Казаннан эзләп карый. 70 елларда аның Казанда яшәгәне билгеле, әмма соңгы елларда Кәримнең Казанда яшәүе билгесез, ди ул.

Казахстанның Караганда шәһәреннән килгән хат

Казахстанның Караганда шәһәрендә яшәүче Мурзабеков Тимур Сәлмән улы үзенең Музафаров Руслан Сәлман улын, ягъни энесен эзләп табуны сорап яза.

70елда Руслан 2елга иректән мәхрүм ителгән булган. Ә азат ителгәннән соң . өйләнеп Татарстанга китә. Бүгенге көндә Казанда яшәүе ихтимал. Табып бирә алмассызмы, туганым Мозаффаров Руслан Сәлмән улын дип яза Мурзабеков Тимур Сәлмән улы.

Ульян өлкәсеннән килгән хат

Зәйнуллова Юлия Абдархман кызы үзенең ата бер башка анадан туган апаларын Зәйнуллова Роза белән Динара Абдрахман кызларын эзли . Әтиләре Абдрахман Галиулла улы 1905елда 5 майда туган. Ульян өлкәсендә яшәгән. Ленинградта медицина Академиясен тәмамлаган. Хәрби табип булып эшли. Һәрчак балаларына үз теләге белән, бер нинди документсыз алимент акчасын җибәреп торган, шуңа күрә аның адресы калмаган, дип язалар алар. Соңгы елларда аның кызлары Казанда яшәгән булган һәм минем әбием 90елда Казанга аларга кунак булып барган. Минем әбием хәзер вафат булды инде. Әмма ләкин мин аның апаларын күрәсем килә дип яза Зәйнуллова, (Чижова) Юлия Абдрахмановна.

“Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдиновның адресы:

Казан 420061 почта бүлегендә 142санлы абонемент тартмасы.

Шулай ук октябрь башыннан “Ватаным Татарстан” гәзитендә “Сез кайларда йөрисез икән” дигән сәхифә чыга башлаячак. Югалган туганнарыгызны эзләүдән туктамагыз, эзләгәннәр табыла.

XS
SM
MD
LG