Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Самарда халыкара конференция узды


Ул “Бүгенге җәмгыятьтә дин һәм мәгариф” дип аталды. Монда катнашкан чит ил белгечләре Русиядә татарларны көчләп чукындыру турында берни дә белмәгән.

Докладлар белән Самар педагогия университеты профессоры Екатерина Ягафова, Алманиянең Людвигсбург шәһәреннән педагогия университетының теология кафедрасы профессоры Бернхард Грюмме, Самар дәүләт архитектура- төзелеш университеты прфессоры Наталья Мөхәммәтшина, Самар өлкә мәгариф министрлыгының баш белгече Дамир Гатин зур докладлар тоттылар.

Галимнәрнең фикерләре төрле булса да, нигездә ике яссылыкта узды. Дамир Гатин мәктәпләрдә, югары уку йортларында диннәр тарихын укытуны алга куйса, калганнары христиан, православ сабакларын дәрес итеп кертүне алга сөрделәр.

Наталья Мөхәммәтшина махсус бу семинарга 400 студент арасында тикшерү уздырган. Дистәләгән сораулар буенча 200 этник христианнан һәм 200 этник мөселманнан җаваплар туплаган. Студентларның 59%-ы дини мәгълүматны лекцияләр һәм семинарлар аша тыңларга тели, дин әһелләре белән очрашырга студентларның тик 30%-ы гына риза, ә менә яшьләрнең 12%-ы дин әһелләрнең аудиториядә бөтенләй күрәселәре килми.

Этник православлар арасында дини мәгълүматтан соң мөселманнарга тик 10% гына хөрмәт белдерә, 7,5% яшьләр мөселманнар чиркану хисе уята диләр, ә 5%-нда гомумән күрә алмау агрессив көчләр уяна.

Студентларның 72%-ы үзләренең Аллага ышануларын белдергәннәр, руслар арасында Аллага нык ышанучылар 38% булса, мөселман студентлары арасында бу сан 41%. Яшьләрнең 12%-ы Аллага ышанмый.

Православ динендәге студентларның 50%-ы гыйбадәт кылалар, мөселман яшьләренең 63%-ы үзләрен намазлыкта дип саныйлар.
Ә менә: “Сез даими чиркәүгә йөрисезме?”, дигән сорауга 200 рус студенты арасында берәү дә табылмаган. Мөселман студентларының 18%-ы “даими мәчеткә йөрибез, Коръән укыйбыз”, дип җавап тотканнар.

Православ студентларның 8%-на милли фанатизм хас. Һәр унынчы православ студенты мөселман образына “хәйләкәр”, “оятсыз”, “һөҗүмче” ярлыгын тага. Ә менә мөселман студентларының һәр унынчы православ образына “оятсыз” һәм “томана” ярлыгын таккан.
Православ студентларының 71%-ы мөселман студентлары арасында чынлап дингә ошанучылар күп дигән бәя биргәннәр. Православ студентларының 22%-ы: “Коръән сугышка өнди”, дип саный. Этник мөселманнарның 16%-ы конфликтларның нигезендә православ фанатизмы ята дигән фикердә.

Профессор Наталья Мөхәммәтшина шундый нәтиҗә ясый. Югары уку йортларында белем бирү башка культураларны һәм башка диннәрне белүгә юнәлмәгән.

Сораулар буенча китерелгән күп саннарны җентекләп карап чыккач, шундый шик туа. Самар шартларында православ һәм мөселман яшьләренең түземлелек, бер-берсенә хөрмәт, төпле һәм какшамас нигез ташында басып тормый. Ике поляр диндәгеләр бер-берсенә толерант күрсәтергә әзерләр, ләкин дә кыл өстендә торган “әзер”не теләсә кайчан, теләсә кем, теләсә ничек җимерүе бар.

Яшь галимә Ольга Фирсова да унынчы сыйныф укчылары арасында уздырылган тикшерүләре белән уртаклашты. Укучыларның 46%-ы дини дәресләргә йөрергә теләкләре юк, бабаларның 28%-ы дин бөтенләй кирәк түгел дип саныйлар, 20%-ы иң мөһиме акча дигәннәр.
Барлык чыгышлар арасында Алманиядән килгән профессор Грюмме әфәнденең доклады аеруча әһәмиятле булды. Безнекеләр: “Тик православ дәресләре”, дип тукысалар, алман профессоры Германия мәктәпләрендә дин сабакларын укытуны бәйнә-бәйнә сөйләде. Ләкин дә бит Германиядә класс дин дәресендә 3-4 төркемгә бүленә. Православ, иудей, ислам төркемнәренә, ә атеистларга этика дәресләрен укыталар.

Безнекеләр дин – мәдәниятның бер өлеше дип тәкърарласалар, профессор Бернхард Грюмме Германиядә, алман җәмгыятендә икътисад, мәдәният, дин – мөстәкыйль көчләр дип дәлилләде һәм Германиядә бер дингә дә өстенлек бирелми, дәүләт тарафыннан диннәргә караш тигез.

Германиядә бүген 3 млн 500 мең мөселман яши. Мин профессор Бернхард Грюммега түбәндәге сорауны бирдем: “Чын немецлар арасында ислам динен тотучылар бармы?”. “Бар, һәм елдан-ел ислам динен кабул иткән немецлар саны арта бара”, дип җавап кайтарды Грюмме әфәнде.

“Самарга нинди уйлар белән килдегез һәм нинди хисләр белән кайтып китәсез?” диюемә алман профессоры: ”Самарда дин һәм көчле милләтчелек янәшә бара икән”, диде.

Дин белгече булса да, теология профессоры Бернхард Грюмме Русиядә татарларны көчләп чукындыру турында берни дә белми.

XS
SM
MD
LG