Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диваевны селкетү омтылышы


Уфада, Башкортстан прокуратурасы бинасы каршындагы мәйданда пикет булып үтте.

Урам җыены республика милициясен гаепләүгә һәм кеше хокукларын яклаучы Рәис Дәүләткуҗинны иреккә чыгаруны таләп итүгә бәйле оештырылды.

Шушы пикет чәршәмбе көнне Башкортстан эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында оештырылырга тиеш иде. Әмма каршылык чарасын анда үткәрүне тыйдылар.

Атнакич көнге пикетта катнашучылар, алар җәмгысе 50дән артык кеше иде, БР эчке эшләр министры, генерал Рафаил Диваевның вазифасыннан китүен таләп итте һәм республика милициясен коррупциядә гаепләгән шигарьләр тотып торды.

Шулай ук пикет Башкортстанда бер ел чамасы элек кулга алынган “Башкортстанда кеше һәм гражданнар хокуклары өчен” дигән оешманың җитәкчесе, элекке милиция подполковнигы Рәис Дәүләткуҗин тирәсендәге хәлләргә багышланды.

Пикетта катнашкан кеше хокукларын яклаучы, узган чакырылыш БР Дәүләт Җыелышы депутаты булган Эдвард Мурзин сүзләренчә, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы да, прокуратура да, мәхкәмәләр дә хакимиятләрне хезмәтләндерә, аларның сүзеннән чыга алмый. “Бәйсез куәт оешмалары Башкортстанда тиз генә булмас әле”, ди ул.

Каршылык чарасы 40 минут чамасы дәвам итте. Анда үтәргә теләгән һәммә кеше үтә алмады. Милиция хезмәткәрләре коршавын ансат кына үтәрлек түгел иде шул. Шушындый пикетларны алдагы атнада да оештырырга ниятли оппозиция вәкилләре.
XS
SM
MD
LG