Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан үзенең дәүләт бәйрәмен билгели


Башкортстан бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. 11 октябрь Башкортстанның төп бәйрәме – Республика көне буларак билгеләнә.

Республика көне Башкортстанда 11 октябрь көнне бәйрәм ителә, әмма шушы бәйрәмнең рәсми тантаналары Уфада җомга көнне үк үтте. Иртәнге сәгать унбердә Башкортстанның югары җитәкчеләре, депутатлар, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре башкаланың Дуслык монументына килеп, һәр елдагыча, андагы һәйкәл алдына чәчкәләр салды. Шунда ук сәнгать төркемнәренең матур чыгышлары да булды. Аннан соң бәйрәмдә катнашучылар башкаланың Совет мәйданындагы һәм Кунаксарай сәүдә итү – ял үзәге янында сәнгать коллективлары оештырган тамашаларны карарга килде.

Ә төштән соң сәгать өчтә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры бинасында Республика көне уңаеннан һәр елны була торган тантаналы җыелыш башланды. Аны Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев ачты һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлады. Ул шулай ук кыскача гына 18 ел элек Башкортстанның Суверентлык турында декларация кабул итүенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Аннан соң чынлап та тарихи вакыйга булды. 18 ел интегеп тудырылганнан соң, Хор капелласы башкаруында, Башкортстан гимны җыры яңгырады. Аны башта башкорт телендә, аннан соң урысча башкардылар.

Гимнны тыңлап күзләрне дымландырып алганнан соң, Толкачев әфәнде төп доклад өчен сүзне Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка бирде. Президент республиканың 18 ел элек дәүләт суверентлыгы турында декларация игълан итүе аркасында ирешелгән казанышлар турында сөйләде. Башкортстанның Русиядә иң рәхәт яшәүче төбәге итеп күз алдына бастырды ул. Чыгышының азагында да шуны ассызыклады.

Мортаза Рәхимовтан соң тантаналы җыелышта чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә 18 ел элек Башкортстанның суверентлык турында декларация кабул итүенең тарихи әһәмияткә ия булуы хакында сөйләде. Барлык уңышлар нигезендә Мортаза Рәхимовның акыллы сәясәте ята, дигән фикерне кабат-кабат әйтте чыгыш ясаучылар.

Тантаналы җыелыш республиканың сәхнә йолдызларының зур концерты белән тәмамланды. Республика халкы алдагы өч көндә бәйрәм итәчәк.

XS
SM
MD
LG