Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар, хөсетлек исе килә!


Газетаның “Тормыш сулышы” битендә “Татар, хөсетлек исе килә!” дигән күләмле мәкалә урын алган. Мәкалә авторы Элвира Фатыйхова “Шәрык” клубы тирәсендә туган вәзгыятьне ачыкларга тырыша. “Татар яшьләренең аралашу, дуслашу, фикерләшү үзәгенә әйләнгән “Шәрык” клубын юкка чыгару кемгә кирәк? Ни өчен “погонлы” абзыйлар бүген безне анда кертми? Бу – татарларга каршы оештырылган чираттагы гамәл түгелме? Рамазан ае дәвамында ифтар мәҗлесләре уздыру кемгә ярамаган һәм ни сәбәпле аңлы татар яшьләрен бүген урамга куалар?”, дигән сорауларга җавап эзли.

Мәкаләдә автор бу сорауларга җавап кына тапмыйча, “Шәрык” клубының икегә бүленүе турында болай дип яза. “Әлегә кадәр Казанда ике “Шәрык” клубы эшләде. Берсен Мансур Кашапов Татар конгрессында алып бара иде. Без берләшеп тә карадык, ләкин берни килеп чыкмады. Аерым эшләргә булдык. Татар иҗтимагый үзәгендә эшләп килүче “Шәрык” клубына бик күп аңлы яшьләрнең йөрүе, матбугат чараларында һаман безнең клуб хакында язулары, гомумән, безнең актив эшчәнлек Мансурның ачуын китерә, күрәсең. Чөнки аның кичәсендә күпчелекне ТДГПУның татар бүлеге студентлары тәшкил итә. Ә бездә кемнәр генә юк. Төрле югары уку йортларыннан студентлар килә, өлкән буын вәкилләре дә кичәләрдә актив катнаша. Бу клуб ябылуына инициатива күрсәтүчеләр арасында Мансурның булуына шигем юк. Башкача көче җитмәгәч, Татар конгрессы аркылы юкка чыгарырга уйлый ул безне”, дип үзенчә шәрехли ТИҮдагы “Шәрык” клубы кичәләрен оештыручы һәм алып баручы Сәүбән Закиров.

Белүемчә, “Шәрык” клубы Казанда икәү генә түгел, ә өчәү. Өченчесе милли музейда эшләп килә. Булмагае шунда, 20 булсын. Үзара узыша-узыша эшләсеннәр. Татар яшьләренә сайлап алу мөмкинлеге тусын. Бер-береңә аяк чалуга кайтып кала башлагач, кемнеңдер хөсетлеге аркасында яшьләр бөтенләй клубсыз калырга тиешме?! Бу очрактагы кебек. Икенчесенә ул бармаячак, чөнки беренчесен кем таратканын белә торып, аның клубына йөреп була микән?”, дип яза Элвира Фатыйхова.

Ахырда исә автор: “Кем хаклы бу очракта, әйтегез әле?! Кемнәр генә булмасын, берничә бутап йөрүче бар. Гафу итегез, әмма шушы мәлдә мин үзем өчен бер хакыйкатьне ачтым. Һәм ул шуннан гыйбарәт: фу-у, татар хөсетлеге исе басты Казанны!”, дигән нәтиҗә ясый.

Шулай ук “Безнең гәҗит”тә “Онытмыйк без бу көнне!” дигән язмада газет укучысы Фазыл Йосыпов Хәтер көне турында үзенең уйланулары белән бүлешеп, татар халкын бу көнне мәйданга чакырып язган.
“…Елга бер үткәрелә торган шушы җыелышка халык бердәм күтәрелеп, күп булып килми. Беләм: күп кешеләр моны белми дә кала…Ә, минемчә, бу җыелышка татар халкының киләчәге турында уйлаган һәр кеше килергә тиеш. Иң алгы сафта татар язучылары булуы зарур. Аларның татарча язган китапларын укырга татарча белүчеләр калмаска мөмкин бит…Ул җыелышта актив катнашучылар арасында театр артистлары да булырга тиеш. Сәхнәдә абынып егылган булып, әбиләрне көлдереп кенә ерак бара алмассың. Татарча белмәгән яшьләр сезнең театрга йөрмәячәк.
Мәйданга җыелган халык арасында муллалар, дин әһелләре, шәкертләр дә булсын иде. Чүмәлә буе чалмалар чалып, укалы халатларга төренеп, урыс җыелышларында утырырга яратасыз бит. Татар беткәч, кем алдында вәгазь сөйләрсез дә, ничек тамак туйдырырсыз?!”, дип ачынып яза автор.

“Безнең гәҗит”нең “Ахырзаман галәмәтләре” битендә “Заманча җинаять”турында мәкалә басылган. Акчаны банкоматта тоту хәвефсез дип санала. Әмма бу алай түгел икән. Ләкин замана караклары “тапкырлыгының” чиге юк. Алар хәтта шушы җиде йозак астындагы байлыкка да барып җитә ала икән. Автор Наил Вахитов шундый рухтагы заманча җинаятьләр турында тәфсилләп яза.
XS
SM
MD
LG