Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Әфганстанда наркотикларга каршы көрәшмәкче


НАТО саклану министрлары үз гаскәрләренең Әфганстанда Талибан гыйсъянчыларын финанслаучы наркотик сәүдәсенә һөҗүм итә алуы турында килеште.

НАТО сүзчесе әйтүенчә, министрлар Әфган хөкүмәте мөрәҗәгатьләре һәм БМО иминлек шурасы резолюцияләре нигезендә Әфганстанда наркотик сәүдәсенә каршы катырак чаралар күрү мөмкинлеге турында килешкән.

Бу килешүгә җомга Будапештта НАТО саклану министрларының гайре рәсми очрашуында килешенде.

НАТО хәрби җитәкчеләре көч куллануны киметү өчен турыдан-туры наркотик сәүдәсенә каршы чаралар күрергә кирәк ди.

Әмма кайбер НАТО әгъзалары бу эш НАТОның мандаты кысаларыннан чыга дип аңа каршы булулары белдереп килгән иде.
XS
SM
MD
LG