Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:32

Пәнҗешәмбедә Монтенегро һәм Македония хөкүмәтләре Косовоның бәйсезлеген таныды. Рәсми Белград моңа кискен тәнкыйть белдерде, бу адым күршеләр белән мөнәсәбәтләргә файдага булмаячак, дип кисәтте.

Шушы елның 17 февралендә Сербиядән бәйсезлеген игълан иткән Косовоны моңа кадәр инде 48 дәүләт таныган иде. Күбесенчә Көнбатыш илләре.

Үзенең бер өлешен югалту белән әле дә килешмәгән Сербия Косовоның берьяклы адымын халыкара мәхкәмәдә тикшерергә чакырган иде. Чәршәмбедә БМОның гомум мәҗлесе бу тикшерүгә ризалыгын бирде.

Ягъни, рәсми Белград бәйсезлек тану хәрәкәтен туктатам дип өметләнгәндә, тагын ике дәүләт Косовоны тануын игълан итте.

Җомга көнне Косово премьер-министры Һашим Тачи ике илнең бу адымына хуплау белдерде.

"Монтенегро белән Македониянең Косовоны тану карары төбәктә тынычлык, тотрыклылык һәм хезмәттәшлекне көчәйтәчәк, - диде Тачи. – Ул шулай ук безнең илләрнең Европа Берлегенә һәм НАТОга керүен җиңеләйтәчәк."

Бу илнең өчесе дә Европа Берлеге һәм НАТО әгъзасы булырга хыяллана.

Косовоны тану адымын Скопье белән Подгорица бергәләп ясады. Заманында Хорватия белән Маҗарстан да шулай эшләгән иде. Парлап хәрәкәт иткәндә Белградның җавабы ул кадәре кырыс булмас, дип санала.

Монтенегро тышкы эшләр министры Милан Рочен, АКШ һәм Европа Берлеге басымын таныса да, бу карар "Сербиягә каршы түгел, ә безнең киләчәк өчен" дип өстәде.

Рәсми Белград әлбәттә кискен тәнкыйть белдерде. Сербия президенты Борис Тадич бу адым Сербиянең күршеләре белән мөнәсәбәтләренә файдага булмаячак, дип кисәтте.

Сербиянең тышкы эшләр министры Вук Еремич Монтенегро һәм Македония илчеләренә Белградтан китергә тәкъдим итте.

Серблар Косовоны прауослав диненең һәм үз дәүләтчелегенең бишеге дип саный. 1990 еллар Балкан сугышы вакытында Подгорица Белград ягында булды, 2006 елга кадәр Монтенегро Сербия белән бер дәүләттә яшәде.

Шуңа да карамастан, белгечләр фикеренчә, Белградның җавабы сәяси, дипломатик чаралардан артмаячак, һәрхәлдә эш икътисади чикләүләргә я көч куллануга барып җитмиячәк. Иң мөһим нәтиҗә шул.

Соңгы берничә айда Сербия җитди үзгәрешләр кичерде. Бүгенге Сербия инде Милошевич, хәттә Коштуница Сербиясе түгел. Хакимияткә үзе дә Европа Берлеге тарафдары булган Тадич килде. Үтә милләтче Радикал партия икегә бүленде. Сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән Радован Караджич Һааг мәхкәмәсенә озатылды.

Элекке Югославиянең ике генә республикасы Сербиядән сугышсыз аерылып чыккан иде – Монтенегро һәм Македония. Икесе дә Косовоны таныды.

Хәзер Балканда Косовоны танымаган ике генә ил калды – Босния-Һерцеговина һәм Сербия үзе. Ихтимал, алар да бу адымны кайчан да булса парлашып эшләр.

Косовоны инде 50 дәүләт таныды. Европаның сәяси харитасында ул чынбарлык.

Косовода солых урнаштыру планы авторы, элекке фин президенты Марти Аһтисаари җомга көнне Нобел тынычлык бүләге иясе дип аталды.

XS
SM
MD
LG