Accessibility links

Кайнар хәбәр

10 октябрь - үлем җәзасына каршы көн


Моннан нәкъ 5 ел элек Amnesty İnternational БМОның кеше хокуклары комиссиясына мөрәҗәгат белән чыгып, оешманы дөнья илләренә үлем җәзасын гамәлдән чыгаруы өчен басым ясарга чакырган иде.

Үлем җәзасы, тарихтагы беренче һәм иң еш кулланылган җәзалау ысулы дип атарга мөмкин. Элек җәзаларның кайсы очракларда ничек башкарылачагы турында билгеле бер канун булмаган. Заманасына карап патшаның ихтыяры яисә халыкның кәнәгатьсезлеге аркасында, гаепле кешеләр үлемгә хөкем ителгән. Тарихта бик данлыклы шәхәсләр дә үлем җәзасы белән үтерелгән. Мисал өчен фәйләсүф Сократ "Ходай бердер" дип әйткән өчен, Пифагор халык белән бер фикердә булмаганы өчен, Галилей дөнья түгәрәк дип әйткән өчен үлемгә хөкем ителгән.

Режимнар туганда яисә бер режимнан икенчесенә күчкәндә дә шулай ук кешеләр үлем җәзасына тартылган. Хәрби каршылыклар яисә сугыш һәм илдәге тотрыксыз сәясәт вакытында, кешенең гаепле яисә гаепсез булуына карамастан, күп кеше юк ителгән. Советләр вакытында еш кабатланган мондый вакыйгалар исә, әле милләт аныңнан югалмады.

Бу җәзалау ысулын ачык итеп яклаган кешеләр, аның халык арасында тәртип урнаштыруда бердән-бер уңай ысул булуын алга сөрә. Алар фикеренчә әгәрдә башка төрле ысуллар тәртип урнаштыра алмаса, халыкны тәртиптә тоту өчен үлем җәзасы кулланырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез, бу иң борынгы җәзалау ысулын әле дә дөньяда кулланган илләр бар. 1975-1985 еллар арасында ун ел эчендә мәсәлән 7 мең ярым кеше төрле ысуллар белән үтерелүгә хөкем ителгән.

Дөньяда төрле елларда үлем җәзасын бетерү юнәлешендә төрле җыелышлар да булган. Беренче тапкыр 1764 елда була мондый җыелыш. Ләкин бу җыелышлар нәтиҗә бирмәде. Иң нәтиҗәле адым исә Европа Берлеге илләре тарафыннан булдырылды.1983 елда үлем җәзасын бетерү турыда канун Европа кеше хокуклары килешүенә кертелгән һәм гадәттән тыш хәлләр булмаган очракта үлем җәзасына хөкем итмәскә карар кылынды. Шулай итеп Франция 1986 елда, Швецерия 1987 елда, ә Русия 1997 елда үлем җәзасын кире какты.

Хәзер бу канунның башка илләрдә раслануы көн тәртибендә тора. Халыкара ярлыкау оешмасы Amnesty İnternationaл 2003 елда БMO Кеше хокуклары комиссиясен үлем җәзасына каршы каты мөнәсәбәт билгеләп, дөньяда үлем җәзасын гамәлдән чыгару өчен басым ясарга чакырды. Шулай итеп, бу көн, ягъни 2003 елның 10 октябрь көне үлем җәзасына каршы көн буларак йөртелә башлады.

Шул уңайдан хәзерге көндә дөньяда 137 ил үлем хөкемен кирек какты.

Шулай да, дөньяда әле 60тан артык илдә үлем җәзасы кулланыла. Бу илләрдә үлем җәзасына күбрәк кеше үтергән өчен хөкем ителә.

Узган ел үлем җәзасы белән 1.252 кешенең үтерелүе мәгълүм. Шулай да, чын корбаннар саны, игълан ителгән саннардан күбрәк дигән шикләр бар.

Бу җәзаларның 88 % Кытай, Иран, Согуд Гарәбстаны, Пакыстан һәм АКШта башкарылды.
XS
SM
MD
LG