Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:34

Төньяк Кавказда сугышчы төркемнәрдә яшьләр арта. Моңа төбәктәге ир туганнарының югалуы, коррупция, эшсезлек тә сәбәп.

2005 елны 13 октябрендә Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчикта әзерлексез 150-200 яшь мөселман милиция һәм иминлек хезмәткәрләренә һөҗүм ясаган иде. Ул чакта шактый яңгыраш алган бу һөҗүмдә барлыгы 35 милиция вәкиле һәм иминлек көчләре, 14 гади кеше үлде. Һөҗүм оештыручыларның исән калганнары кулга алынып мәхкәмәгә тартылды.

Әмма ул чактагы уңышсызлыкларга һәм һөҗүм оештыручыларның 92се үлүенә карамастан, Төньяк Кавказда өч елдан соң ислам сугышчылары күпкә көчлерәк һәм оешканрак төстә эшләрен алып бара башлады.

Нальчиктагы бәрелешләр беренчесе түгел иде. 2004 елның июнендә Шамил Басаев җитәкләгән чечен һәм ингушлардан торган төркем шулай ук һөҗүмнәр оештырды. 2004 елның август аенда гысьянчылар Кабарда-Балкарда милиционерларга һөҗүм итеп, 8 сәгать сугышудан соң кача алдылар. Шул ук елны тагын Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә һөҗүмнәр булды.

Әмма Нальчиктагы хәлнең ике ягын искә алырга кирәк. Беренчедән, бу Чечнядан тыш, Төньяк Кавказның башка төбәкләре, аерым алганда Дагыстан һәм Кабарда-Балкарда да Русия полициясе һәм иминлек көчләренә каршы оештырылган һөҗүмнең таралышын күрсәтсә, икенчедән, чеченнарның бәйсезлек өчен көрәштә диннең бер этәргеч булуын искәртте.

Шул елларда Идел-Урал һәм Чечняда исламчыл төркемнәр барлыкка килә башлады. 2006 елда Доку Умаров җитәкләгән гысьянчылар төркеменә нигез салына.

Нальчикта һөҗүм оештырган “Ярмук” оешмасының җәмгыятенең көче кими башлый. Ә 2007 елны яңа сугышчылар ике юнәлешкә бүленә: Карачай-Черкес һәм Кабарда-Балкар.

Садулаев үлүеннән соң Умаров үзен “Ичкерия президенты” итеп игълан итә һәм Кавказ әмирлеге, ягъни ислам дәүләтен төзүен әйтә. Бу исә чечен сепаратистлары арасында таркаулыкка китерә.

Әмма төрле сугышчы хәрәкт җитәкчеләер Умаровка тугрылыклы булды. Һәм шуннан соң “kavkazcenter.com” сәхифәсендә җиһад идеологиясен турында сөйләнә башлады. Ләкин бу гысьянчылар арасындагы кешеләрнең ни дәрәҗәдә дингә бәйлелегенә әле шикләр бар.

Чөнки кайберәүләрне бу оешмага полиция тарафыннан җәберләнүе үзенә тарткан. 2007 елны “kavkazcenter.com” белдерүенчә, гысьянчылардан исемен әйтергә теләмәгән бер кеше инде 500дән артык ир-атларның төркемгә кушылуын белдергән. Моңа төбәктә икътисади һәм сәяси факторлар да мөһим роль уйнагандыр. Чөнки төбәктә бөтен әйбер сәяси коррупциягә бәйле һәм эш табу мөмкинлекләре бик аз.

2005 елда Төньяк Кавказга ул чакта - әле Русия президенты булган Владимир Путин килгәндә, Көньяк федераль бүлге җитәкчесе Дмитрий Козак төбәктә арткан коррупция турында кисәткән иде. Ул коррупция, эшсезлек, икътисади авырлык һәм ярлылык радикальлек һәм экстремизмга илтүен әйтте.

2004 елның июнь аенда Ингушетиядә һөҗүмдә катнашкан яшьләр үзләренең ир туганнарының җирле иминлек хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынып юкка чыгуыннан соң гысьянчы хәрәкәтенә кушылуы турында белдергәннәр.

Чечняда да дистәләгән-йөзләгән ир атлар һәм кайвакыт хатын-кызлар да гысьянчыларга кушыла.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров гысьянчылыкка киткән балалары өчен ата-аналары җавап бирәчәген әйткән. “Нью-Йорк таймс” язуынча, Чечня идәрәсе куркыту өчен сугышчы төркемнәренә киткәннәрнең өйләрен яндыруга күчкән, шулай ук ил президенты Рамзан Кадыйровка якын Грозный башлыгы гысьянчылар төркемендә балалары булган гаиләләргә үз улларын күмәргә рөхсәт бирмәскә кушкан.
Нальчиктагы әзерлексез һөҗүмнән соң, гысьянчылар зур чаралар урынына кечкенә һөҗүмнәр оештырырга карар кылганнар. Алар беренче чиратта, полиция, иминлек хезмәткәрләренә каршы һөҗүмне алга сөрә.

Шушы һөҗүм хәрәкәтләре Русия милиция һәм иминлек хезмәткәрләренә чагыштырмача зыян китерә алырлык көчтә булуын күрсәтә. Чөнки мисал өчен Ингушетиядә гыйнвардан алып 50дән артык Русия эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре үтерелүе хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG