Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне: калып бер, халык аз


Халык елдан-ел мәйданда кими, ә калыплар кала. Чарада катнашкан кайбер журналистлар, халыкның азаюында сәяси чыгышларның күп булуында гаепле.

Казанда якшәмбе көнне унтугызынчы мәртәбә Хәтер митингы узды. Татар милли хәрәкәте әлеге чара белән, 1552 нче елда Явыз Иван тарафыннан Казанның алынуын билгеләп үтә.

Быелгы матәм җыенын рәсми рәвештә Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы оештырды. Әлеге җыен Казанның Ирек мәйданында митинг белән башланып китте. Марат Мөлекев исемендәге Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов алып барган җыенда, берничә йөз кеше бар иде. Хәер, Яшьләр форумы оештыра дигәч, татар яшьләре күбрәк чыгар дигән фаразлар да булды. Яшьләр аз булса да катнашты һәм алар нигездә рәсми теркәлмәгән “Шәрык” клубы вәкилләре иде.

Ирек мәйданында сәгатьтән артык булган митингта татар, чуаш халкы вәкилләренең кайнар сәяси нотыклары да, җыр-шигырьләр дә булды.

Язучы Айдар Хәлим ясаган чыгышында, моннан 456 ел элек Ватаннарын саклап шәһит киткән бабаларыбызны гына искә алып калмады, ә соңгы вакытта татар җәмәгатчелегендә зур борчу тудырган “Болгар” номерларының сүтелүенә дә игътибар итте.


“Татар милләте, шушы 3-4 ел эчендә, Татарстанның китап пулатсыз, татар китабы нәшриятсез, Татарстанның дәүләт телевидениясез, радиосыз, татар халкы милли матбугатсыз, мәктәпсез, укытучысыз һәм башка бик күп нәрсәләрдән ваз кичерелде. Әмма, берничә көн элек кенә булган вәхшилек, Путин, Медведев тарафыннан эшләнмәде. Татарлар тарафыннан, ягъни милләте булмаган мәнсезләр тарафыннан җимерелде Тукайның “Болгар” номерлары. Мин уйлыйм, “Болгар” номерларын җимерүнең авторлары билгеле булырга тиеш.

Һәм бүген монда, Татарстан прокуроры Кәфил Әмиров килеп, безгә кем җимерткәне хакында хәбәр бирергә тиеш иде! Әмма бу бурыч үтәлми кала килә. Татарстан хөкүмәте татар халкына бу бинаны кем, кайчан һәм ничек җимертүе хакында хисап бирергә тиеш. Җимертүчеләрне хөкемгә тапшырырга тиешбез. Оятсызлар, намуссызлар һәм татар милләтен сатучы бәдбәхетләргә ләгънәт, ләгънәт, ләгънәт!”, диде ул.

Шагыйрь Ркаил Зәйдулла үзенең чыгышында, шигъри формада арабыздан китеп барган шагыйрләрне иcкә алды.

Берничә көн элек кенә шагыйрь Хәррас Әюпне озаттык. Аңарчы Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Роберт Әхмәтҗан, Ниаз Акмал, Наис Гамбәр китте. Татар шагыйрьләре сугышта кырылгандай кырыла.

Китә татар шагыйрьләре,

Берәм-берәм, ялгызы.

Беркем дә игътибар итми,

Дөньяда ыгы-зыгы.

Дөньяда базар дер килә,

Монда бүтән исәпләр.

Беләкләр бәйгегә чыккан,

Тырпаешкан терсәкләр.

Китә татар шагыйрьләре

Ком шуышкан шикелле.

Шул ком астында моңнары,

Мәңгелеккә күмелер.

Китә шагыйрьләр, калдырып,

Илнең төссез түрәсен.

Мондый дөнья шагыйрләргә

Кирәк түгел, күрәсең.

Митингны уздырырга рәсми рөхсәт алган яшләр форумы рәисе Руслан Айсинга да сүз бирделәр. Ул шигърияткә дә, сәясәткә дә тирән кереп тормады. Ике-өч җәмлә белән генә кәнәгатьләнде.

“Татар яшьләре, берләшегез, уяныгыз! Татар халкы хәзер начар хәлдә. Безгә уянырга кирәк, көрәшергә кирәк. Азатлык!!!”, диде Айсин.

Митинг барышында, җыелган халык, Марат Мөлекев исемендәге Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан әзерләнгән шәһит киткәннәргә һәйкәл макетын да карый алды.

Митингтан соң, халык рәтләргә төзелеп, Казан урамнары буйлап, “Азатлык” дигән шигарьләр кычкырып, Казан Кирмәненә юл тотты.

Кирмәндә урнашкан Сөембикә манарасы янында шәһитләр рухына дога кылынды, Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укылды.
Намаз-догадан соң, Казанны яклап шәһит киткәннәр хөрмәтенә куелырга тиешле һәйкәл урнында да чыгышлар дәвам итте. Соңрак, бер төркем халык, Казанның Иске бистәсендә урнашкан татар зиратына барып дога кылу мәрасимендә катнашты.

Матәм митингы унтугызынчы мәртәбә оештырылса да, аның сценариесе үзгәрми килә. Халык елдан-ел мәйданда кими, ә калыплар кала. Чарада катнашкан кайбер журналистлар, халыкның азаюында сәяси чыгышларның күп булуыуына гаепле. Моннан тыш, ә гел мескенләнү, зарлану күп дип тә аңлаталар. Инде, берничә ел, матәм чарасын оештыруда яшьләр катнашып, сценарийны үзгәртергә, аңа заманча сулыш кертергә омтылса да, бу әлегә бары тик омтылыш кына булып кала.

XS
SM
MD
LG