Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:46

Казанда FISU халыкара университет спорты федерациясе җитәкчеләре катнашлыгында 2013 елда Универсида үткәрү уңаеннан махсус килешү имзаланды.

Дөньяда финанс кризисы хөкем сөрә. Төрле илләрдә икътисадчылар, җитәкчеләр бер нәрсә турында гына уйлый – ничек итеп кризистан чыгырга һәм икътисадны “аякка бастырырга”. Татарстан җитәкчелеге бу уңайдан шулай ук борчыла, әмма әллә ни төшенкелеккә бирелми. Икътисадны коткарудан бигрәк, республика җитәкчелеге бу ялларда киресенчә акчаны туздыру турында планнар корды. Билгеле Казан 2013 елда үзендә Универсиада үткәрергә әзерләнә. 11 октябрьдә Русия премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов, FISU халыкара университет спорты федерациясе президенты Джордж Киллиан, FISUның баш сәркатибе Эрик Сантронның Татарстанга сәфәре кысаларында бу чарага әзерлеккә юнәлдерелгән төп контракт имзаланды.

Әмма Универсиадага әзерлек эшләре әлеге контракт белән генә башланмый, ди Игорь Шувалов. Казанда инде күп кенә спорт сарайлары төзелгән, аның фикеренчә.

Президент Миңтимер Шәймиев тә иң авыры, дип Универсиада үздыру хокукын яулап алуны таный.

Бер көн эчендә Мәскәү кунаклары Казандагы төрле спорт сарайлары белән танышты. Башкалар белән чагыштырганда, Игорь Шуваловны бигрәк тә “Ак Барс” хоккей төркемнең әзерләнү үзәге һәм үзәк стадион таң калдырган.

Русия вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев

Шул ук көнне Казан Кирмәнендә, Мәскәү кунакларына Универсиадага әзерлек программасының проекты да тәкъдим ителгән. Аның белән Казан хакимияте башлыгы Илсур Метшин таныштырган.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә әзерлек эшләренең 40% үтәлгән. Универсиаданы кабул иткән 64 спорт сараеның 28 әзер, калганын төзисе бар. Бу чараларга барлыгы 25 миллиард сум акча сарыф ителәчәк. Футбол, хоккей, бакетбол кебек күпләп спортчы катнашкан спорт төрләре күбрәк игътибарны алып тора, чөнки алар өчен зур һәм күп чыгымлы биналар төзелергә тиешле. Моннан тыш Казан меры танк училищесы җирендә төзеләчәк, бокс спорт сарае һәм Кабан күлендә урнашачак ишкәкле спорт төре мәйданчыгы турында да әйтеп узган. Су спорт төрләре Казанның “Оргсинтез” бассейнында узачак. Әмма Универсиада катнашучылары өчен тагын мондый 4 бассейн булу кирәк. Универсиада ярышлары узачак төп үзәк исә “Җиңү проспекты” урамында төзелеп килә. Аның исеме Универсиада авылы. Биредә теннис, гимнастика, су һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнеп булачак.

Илсур Метшин сүзләренчә, барлык объектлар да 2012 елга төзелеп бетергә тиеш. Универсиада уеннары узгач исә, бу биналар төрле югары уку йортларына бүленеп биреләчәк, мер сүзләренчә. Казан спортчылар әзерләү үзәге, ә биредәге уку йортлары иң абруйлылары булырга тиеш, ди ул.

Универсиадага әзерлек дигәндә, җитәкчелекне биналардан бигрәк, транспорт челтәре борчуга сала. Чөнки яңа челтәр булдырырга 300 миллиард сум акча кирәк. Бу өлкәдә иң күп чыгымлы проект ул тимер юл вокзалының шәһәр үзәгеннән Воровского урамына күчерелү эшләре булган. “Русия тимер юллары” җәмгыятенең “Росжелдорипотека" ширкәте бу максаттан 118 миллиард сум бүлеп бирергә риза булган. Әмма илдә финанс кризис сәбәпле, бу акчалар шактыйга киметеләчәк һәм хәзер инде республика җитәкчелеге тиер юл вокзалын күчерү идеясеннән кире кайткан.

Иң зур үзгәрешләр Казан һава аланын көтә, ди җитәкчелек. Биредә ике яңа терминал, “Полет” кунакханәсе төзелергә планнаштырыла. Шәһәр эчендәге транспорт челтәренә килгәндә, җитәкчелек төп өметне метрога баглый. Аңа кадәр башкалада метроның 6 яңа станциясе ачылырга тиеш. Моның өчен 39 миллиард сум акча кирәк.

Бер акыл иясе, иң яхшы инвестиция ул акчаларыңны балаларыңа сарыф итү дигән. Чөнки алар акыллы һәм тәрбияле булып үссә, бу чыгымнар артыгы белән кайтачак. Күрәсең, Татарстан һәм Русия җитәкчелеге дә шундый ук уйдан чыгып эш итә. Дөньяда барсы да финанс кризис дип чаң какканда, алар миллиардлаган акчаларны спортка, киләчәк буынга сарыф итә һәм бу эшләргә зур өметләр баглый.

XS
SM
MD
LG